tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның тарихи үзәге төзелеш үзгәрешләре кичерәчәк
Казанның тарихи үзәге төзелеш үзгәрешләре кичерәчәк

Казанның тарихи үзәге төзелеш үзгәрешләре кичерәчәк

Архитекторлар төркеме «Казанның тарихи үзәген тотрыклы үстерү концепциясе» әзерләде. Әлеге проект журналистларга да тәкъдим ителде.

Татарстан Президенты киңәшчесе Олеся Балтусова әйткәнчә, документ 2 ел дәвамында әзерләнгән, Казан мэры Илсур Метшин, шәһәр ведомстволары һәм белгечләре актив катнашкан. Казанның тарихи үзәген үстерү концепциясе озакламыйча Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хөкеменә тапшырылачак.

– Концепциядә шәһәрнең тарихи үзәгендә яшәүче халык саны, тарихи җирлекнең географик үзенчәлеге, ландшафты, йортларның һәм биналарның урнашу тәртибе исәпкә алынды. Казан үзәгендә 1 гектар мәйданда 30-40 кеше яшәве күздә тотыла. Үзәктә яшел зонаны 30 процентка җиткерү ниятләнелә, – диде Казан архитекторы, эшче төркем җитәкчесе Олег Маклаков.

Кызыксынып биргән соравыма Олег Маклаков төзекләндерүләр һәм төзелешләр барышында татар милли архитектура элементларын да куллану турында уйланыла, дип җавап бирде.

Казанның архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең архитектура һәм мәдәни мирас һәйкәлләрен саклау бүлеге җитәкчесе Лея Соловьева сүзләренә караганда, Концепциядә әйтелгән идеяләр шәһәр тарафыннан игътибарга алынган. Кайбер идеяләр инде чынбарлыкка да әверелүе мөмкин.

– Самара яки Санкт-Петербург шәһәрләре яссылыкка урнашкан. Казан ландшафты бай: таулыклар һәм сулыклар күп. Кабан күлләре теземе парклар сыйфатында төзекләндерелә. Идел ярларына чыгу өчен тимер юл аша җәяүлеләр күперләре төзеләчәк. Казансу ярларын төзекләндерү буенча да планнар әзерләнгән. Мәсәлән, Казансуның сул ярында – Миллениум күперенең өске өлешендә зур парк барлыкка киләчәк. Аның проектын бер чит ил фирмасы әзерли инде, – диде “Архитектурная практика Новиковых” төркеме җитәкчесе Анна Новикова.

Олег Маклаков фикеренчә, проект Казан шәһәре Генераль планын кабатламый. Генераль план шәһәрнең бөтен территориясен колачлый, ә Концепция тарихи үзәкне генә исәпкә ала, тарихи үзәкне үстерүне максат итеп куя.

“Кабан аръягы” эшлекле үзәге барлыкка киләчәк. Казан үзәгендәге 120 гектар территорияне нәтиҗәле файдаланган очракта, биредә яшәүчеләр санын ике мәртәбә күбәйтергә, торак төзелешен – 48 процентка, ә парклар һәм скверлар мәйданын 51 процентка арттырырга мөмкинлек бирәчәк, дип уйлый Концепцияне әзерләүчеләр.

Дамир Бәдриев
shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*