tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татарга татар мулласы кирәк». Интернет аша имам чакыру мөмкинлеге барлыкка килде
«Татарга татар мулласы кирәк». Интернет аша имам чакыру мөмкинлеге барлыкка килде

«Татарга татар мулласы кирәк». Интернет аша имам чакыру мөмкинлеге барлыкка килде

Хәзер Интернеттан файдаланучы һәр кеше үз шәһәрендә яки торак пунктында гыйлемле мулла табып, аны төрле дини йолаларны үткәрү өчен чакыра ала.

Проектның төп максаты — мөселманнарга үз диннәренә якынрак булырга, дини хезмәтләр күрсәтү һәм халык арасында мәгърифәтчелек эшчәнлеге алып бару буенча дин тотучыларның мөмкинлекләрен киңәйтү һәм шул рәвешле кешеләрне Россия өчен традицион ислам диненә җәлеп итү.

Ринат хәзрәт Аляутдинов: «Татар кешесенә татар мулласы кирәк»

Ринат хәзрәт Аляутдинов – iMulla проектының җитәкчесе. Мәскәүдә 13 ел имам булып эшләгән Ринат хәзрәт: «Бу проектны халыкка файдасы булсын дип башладык. Халкыбызга дини тәрбия бирүне оештырырга кирәк», — дип сөйләде «Татар-информ» журналистына Ринат хәзрәт.

2000 елларда барлыкка килде андый уй. iMulla кебек проект оештырырга теләп йөрдем, шундый хыялым бар иде. 1995 елдан бирле Мәскәүдә узган мәҗлесләрдә мулла буларак катнаша башладым. Ул вакытта смартфоннар юк иде. Хәзер заманча технологияләр алга китте. Муллаларның эшендә дә алар ярдәм итә.

Мәскәү зур, халык та күп, ә мәчетләр дүртәү генә. iMulla ны булдыруның бер сәбәбе шул.

Мин үзем унөч ел Мәскәүнең Мемориаль мәчетендә имам вазифаларын башкардым. Мәскәүдә мөселманнар күп. Шушы дүрт мәчеттә эшләүче муллалар гына җитми.

Шулай ук мәчете булмаган шәһәрләр дә бар. Әле мәчете булса да, мулланы тиз генә таба алмаска мөмкин. Мәчетнең дә ишеге бикле була кайвакыт. Ә iMulla мулла белән турыдан-туры сөйләшергә мөмкинлек бирә. Интернет кына булырга тиеш. Челтәр күп уңайлылыклар тудыра. Безнең халык, әлһәмдүллилләһ, акыллы.

Проектның тагын бер файдасы бар. Дини уку йортын бетереп, зур белем туплаган яшьләребезгә мәчетләрдә урын булмаска мөмкин.

Без аларга әйтәбез: «Өлкән мулла урын бирми икән, кайгырма. Син үзеңне мулла буларак iMullaда да сыный аласың», — дибез.

Бу проект белемле яшьләрнең үзләрен халыкка белгертер өчен бер мөмкинлек тә булып тора.

Хәзерге вакытта бик күп төрле дини төркемнәр бар бит әле. Нинди мулла эләгәсен, аның нәрсәгә өйрәтәсен белеп булмый. iMulla белемле һәм дөрес карашлы мулла сайларга ярдәм итә.

Халыкка мулла кирәк. Эзләп табып, аш укыттың да, бетте түгел. Мулла халык белән бергә булырга тиеш, ул берләштерә. Мөселманнарның мулла белән элемтә тотулары, Аллаһ белән дә элемтә тотуга сәбәп. Кеше мулланы чакыра икән, ул Коръән китабын гына укымый. Ул башка мәсьәләләргә карата үз фикерен белдерә, киңәш бирә, аңлата. Монысы проект тудыруның тагын бер сәбәбе.

Проект бөтен илне күздә тотып ясалган. Чит төбәкләр элемтәгә еш керәме?

iMulla Мәскәү шәһәре белән генә тукталмый, аның географиясе киң, чөнки ул интернет-проект. Мөселман кешесе кайда гына булса да, кайда гына яшәсә дә мулла таба ала. Мәсәлән, бер көнне Франциядән мулла кирәк дип мөрәҗәгать иттеләр. Франциядә дә мөселманнар яши, аларга да мулла кирәк.

Франциядә дә мулла таба алдыгызмы?

Таптык. Мәскәүдән барырга теләүче муллалар булды. Финляндиядә эшләүче мулла да бар. Ул да ризалашкан иде. Мин аларга кире шалтыраттым, алар бу мәсьәләне башка төрле чишәргә уйладык диделәр һәм үзләре Мәскәүгә кайттылар.

Америкада үз татар мәхәлләсе бар, Финляндиядә дә, Германиядә дә бар. Анда яшәүче мөселманнар да татар муллаларын сорап язалар. Татарлар татар мулласы белән татар телендә сөйләшергә телиләр. Бу эштә хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз.

Проектта татар муллалары гына катнаша аламы? Әллә инде башка милләт кешеләренең дә теркәлергә хокукы бармы?

Әйе. Татар халкына татар мулласы, башка милләт кешесенә шул милләттән булган мулла кирәк. Мулланы сайлаганда, «сезгә нинди мулла кирәк, нинди милләттән булсын» һ.б. ише сорауларга җавап бирергә генә кирәк.

Шунысын да истә тотып эшлибез: башка халыкларга да мулла кирәк бит, татарларга гына түгел. Татар кешеләре татар муллаларын чакырырга тели. iMulla татар кешесенә дини белем алган татар мулласы белән киңәшләшергә, очрашырга ярдәм итә. Бу башка халыкларга да кагыла.

Сайтта теркәлү узганда җенес ягыннан да бүленеш бар дип күрдем.

Киләчәктә сайтта белем булган хатын-кызларны, ягъни абыстайларны да теркәргә уйлыйбыз. Чөнки аларның да халыкка, русча әйткәндә, «доступ»лары булырга тиеш. Хатын-кызлар үз проблемалары белән муллага мөрәҗәгать итә алмаска да мөмкиннәр, аларга абыстай кирәк. Проект аша без хатыннарга да юлны ачарга телибез.

Бу бушлаймы? Муллалар акчага эшлиме?

iMulla аша мулла чакырту бушлай. Муллаларга да бушка, чакыручы кешеләргә дә бушка. Муллаларыбызның хезмәтен халык күрә, аңлый, Аллаһка шөкер, сәдакасын да бирә.

Проектка керергә теләүчеләр күпме? Муллаларны сайлаганда иң мөһиме нәрсә?

iMulla да муллалар башта теркәлә. Һәр муллага шәхси бит ясала. Никахмы, корбан чалумы, исем кушу мәҗлесеме — барлык заказлар да турыдан-туры мулланың шәхси битенә, шәхси почтасына килә. Заказлар календарьгә языла. Әйтик, мәҗлескә ике сәгать калды дип, почтага кабат хәбәр, русча әйткәндә «уведомление» килә.

Мулланы чакыру юлы өч төрле. Беренчесе — заказ биргәннән соң, кирәкле көннең кирәкле вакытында азат булган мулланы сайт үзе билгели һәм ул мулла шул кешегә үзе шалтырата. Икенчесе — кеше муллалар исемлегеннән үзе теләгән мулланы сайлап ала. Анда һәрберсенең фотографиясе урнаштырылган, белемнәре язылган.

Өченчесе — телефон аша сөйләшү юлы. Ансында бары тик телефон номерын калдырырга кирәк. Аннары ул кешегә үзебез шалтыратып, көнен, вакытын һәм башка мәсьәләрне хәл итәбез.

Проектта теләгән һәр мулла да керә алмый. iMullaга эләгер өчен, проектта катнашучы мулла аны чакырырга тиеш. Син андагы мулланы белергә тиеш. Кыскасы, без үзебез белгән муллаларны гына чакырабыз. Ул мулла укыган, белемле булырга тиеш. Мәчеттә эшләүче мулла булса, тагын да яхшырак.

Сайтта муллаларның рейтингы булдырылганмы? Әйтик, лайклар кую мөмкинлеге бармы?

Мәҗлес уздырганнан соң, кабаттан iMulla сайтына кереп, чакырган муллага бәя куярга була, ягъни лайк инде ул. Аннары комментарий дигән җиргә теләкләр язу мөмкинлеге дә бар. Ул муллаларга да файдалы. Чакырган кеше турыдан-туры муллага әйтергә теләгән сүзен дә әйтә алмаска мөмкин. Ә болай ул язды, мулла укыды, уйланды. Элемтә барлыкка килә.

Сайтта муллаларның исемлеге бар. Аларның фотографияләре астында лайклар һәм ул үткәргән мәҗлесләр саны күренеп тора. Сайтта рейтинг системасы куелган. Тырышкан саен ул өскә күтәрелә бара.

Муллаларыбызны, мөфтиләребезне iMullaга чакырасым килә. Ислам динен таратырга, халыкка якынайтырга теләгән муллалар, проектыбызга рәхим итегез, — диде Ринат хәзрәт.

iMullaда мулланы ничек сайларга?

Сайтның нәрсәсе игътибарга лаек — ул чуар түгел. Ягъни, сайтка керү белән барысы да аңлашыла. Сайт рус телендә. Төп биттә «Мулла чакырту», «Мулла эзләү» дигән төймәләр бар. Беренчесенә басып, сез процессның ничек баруы белән таныша һәм гариза тутыра аласыз.

Мисал өчен, «Мулланы чакыру» дигән төймәгә басасыз. Киләсе биттә «Заполнить форму», ягъни гариза тутыру һәм «Обратный звонок», ягъни телефон аша килешү дигән сүзләр чыга. Гариза тутыру процессы ничек бара соң. Беренче булып, сезгә кирәк булган хезмәт күрсәтүне билгеләргә, мисал өчен, никах укытуга басарга кирәк. Икенче этап — үзегезнең исемегезне, телефон номерыгызны һәм хат почтагызны (әгәр дә булса) язарга кирәк. Киләсе этап — адрес, ягъни әлеге чараны нинди шәһәрдә, урамда, өйдә үткәрүне язарга кирәк.

Алга таба мулла сайлау процессы. Мулла сайлауның да өч төрле юлы бар. Беренчесе — сайт сезгә автомат рәвештә мулланы үзе сайлап бирә ала. Икенчесе — сез үзегез, муллалар исемлегеннән үзегез теләгән мулланы сайлап, чакырта аласыз.

Соңгы этап — үткәрү вакыты. Вакыт буенча сез мулланың теләген исәпкә алып, яки үзегез теләгән конкрет датаны сайлый аласыз. Барлык этапларны да үтеп беткәч, саклау төймәсенә («сохранить») басарга кирәк. Күпмедер вакыт үткәч, әлеге мулла сезгә шалтыратачак.

Өченчесе — «Обратный звонок» дигән җиргә басып, телефон аша сөйләшеп чакырту. Монсы сайтта мәгълүматларны кулдан язып утырмас өчен уңайлы.

Иң мөһиме, әлеге сервис бушлай.

iMulla да муллаларга ничек теркәлергә?

Төп биттә «Безнең турында», «Хезмәт күрсәтү» дигән төймәләр дә бар. Аларга басып, сез проект белән тулырак таныша аласыз.

Төп биттә «Керү» («Вход» — профиль муллы) дигән төймә бар. Монсы проектка керергә телүче муллалар өчен. Әгәр дә сезнең дини белемегез һәм проектта катнашырга теләгегез бар икән, шушы биткә кереп, теркәлә аласыз.

Теркәлү өчен беренче булып чакыру коды кирәк. Әлеге кодны бу проектта катнашучы башка муллалардан алырга була. Икенче юл — күрсәтелгән телефон номерын җыеп, шәхси әңгәмә үтәргә кирәк. Аннары шул ук биттә исем, фамилия, туган көн, милләт, телефон номеры, почта һәм шәһәрне язарга кирәк булачак.

Энҗе Габдуллина

intertat.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*