tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татарлар» газетасының чираттагы саны дөнья күрде
«Татарлар» газетасының чираттагы саны дөнья күрде

«Татарлар» газетасының чираттагы саны дөнья күрде

Хөрмәтле милләттәшләрбез, «Татарлар» газетасының август аеның беренче саны дөнья күрде. Бу санда укучыларыбыз Бөтендөнья татар конгерссы каршында эшләүче “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы турында Люция Фаршатованың “Теле барның – иле бар” исемле саллы язмасы белән таныша ала. Исегезгә төшерәбез, 15-17 июль көннәрендә “ак калфаклылар” Татарстанның Тукай районында булып кайттылар. Шулай ук газетабыз битләрендә төрки галимнәрнең даими оештырылып килә торган “Бөек дала” җыенында катнашкан күренекле этнолог Дамир Исхаковның Казакъстанга сәфәре турында журналист Рәшит Минһаҗ язмасы да урын алды. Даими рубрикаларыбыздан – ТАССРның геральдикасы, эшкуар-иганәчеләр бертуган Хөсәеновлар, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисткасы Фирдәвес Әхтәмова турында кызыклы фактлар укырга мөмкин. Газетабызда Оренбург, Төмән, Мәскәү, Ульян өлкәләрендәге милләттәшләребезнең хәбәрләре дә урын алды.

Белүегезчә, 2019 елның гыйнвар аеннан башлап газетабыз айга ике тапкыр чыга, ә июнь аеннан  рәсми рәвештә”Халкым минем” басмасы “Татарлар” дип үзгәртелеп нәшер ителә башлады.

Татарстан буенча газетаның индексы – П 2359. Россия буенча индексы – П7075.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*