tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарның батыр улы Фатих Кәрим язмышы турында китап тәкъдим ителә
Татарның батыр улы Фатих Кәрим язмышы турында китап тәкъдим ителә

Татарның батыр улы Фатих Кәрим язмышы турында китап тәкъдим ителә

20 февральдә сәгать кичке 5тә ТР Язучылар берлегенең Тукай клубында, татарның батыр улы Фатих Кәримнең Бөек Ватан сугышында һәлак булуына 70 ел тулу уңаеннан, искә алу кичәсе була һәм прозаик Рамил Сарчинның “Жизнь и судьба Фатиха Карима” китабы киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителә. Танылган язучыларыбыз әлеге җомга кичәсендә чыгыш ясаячак, җырчылар, нәфис сүз осталары катнашачак, дип “Татар-информ”га хәбәр итә ТР Язучылар берлегенең матбугат үзәгеннән Алмаз Бикмөхәммәтов.

Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәким (1911-1986) татар шигъриятенең сәнгатьчә үсешен яңа, югары дәрәҗәгә күтәреп, гражданлык каһарманлыгы һәм шигъри батырлык күрсәтеп, милләтебезнең һәм аның сүз сәнгатенең йөз аклыгы булырлык мирас калдырып һәлак булган шагыйрь Фатих Кәрим (1909-1945) батырлыгын һәм иҗат юлын Муса Җәлилнекенә (1906-1944) тиңләгән иде. Фатих Кәрим сугыш елларында, фронттагы авыр шартларда 150 дән артык шигырь, 8 поэма, 2 повесть, 1 пьеса язган. Ул 1945 елның 18 февралендә Көнчыгыш Пруссиядә барган бәрелешләрнең берсендә һәлак булган. Күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз һәм I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнгән.

Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты турында күп санлы фәнни хезмәтләр, мәкаләләр язылды. Рамил Сарчинның яңа китабын укыгач, без алда язылган хезмәтләрнең әле тулы булмавын, шагыйрьнең иҗаты эзлекле өйрәнелмәвен күрәбез. Автор бик күп яңа материаллар тапкан. Алар тарихи-биографик рәвештә бирелгән: Фатих Кәрим замандашларының истәлекләрен, аның якын кешеләре һәм туганнары, хәрби оешмалар, Россия куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, ТР Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, ТР Милли музее кебек дәүләт учреждениеләрендә табылган яңа язмаларны, хатларны үз эченә алган.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*