tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарның беренче планеры
Татарның беренче планеры

Татарның беренче планеры

Беркем сиңа бернинди гарантия бирмәгән килеш, яңа эш эшләп карар идеңме? Менә килеп чыгамы ул, юкмы – билгесез, ди. Шул очракта да тотыныр идеңме? Әйе, дисәң, димәк, син – язмабыз герое Ильмира кебек тәвәккәл кеше икәнсең! Ул да кинәт кенә татарча планер чыгарырга уйлый да, тиз генә шуны башкарып, аларны сатып та бетерә.

Укытучылыктан – бизнеска

Татарча планер булдыру ул берничә ай эчендә уйлап чыгарылган әйбер. Октябрь аенда планлаштыра башладым. Блокнотлар яратам, алар минем бик күп һәм төрле-төрле. Язганына язам, язмаганыма юк, башлап ташланганнары да җитәрлек. Ниләр эшләргә кирәклеген язып, башкаргач, сызып куя торган гадәтем бар. Укытучы булгангамы, бар нәрсәдә дә тәртип яратам.

Беркөнне шуңа игътибар иттем: блокнотым русча, ә язуларым татарча. Мин туган телемдә фикерлим бит, татарча язам. Шуннан татар көндәлекләре эзли башладым. Бер төрлесен таптым да. Ләкин ул ихтыяҗларымны канәгатьләндереп бетермәде: беренчедән, бик калын, икенчедән, анда бер ел тулысынча көнләп язылган. Кеше бит, мәсәлән, берәр көнне күп нәрсә башкарырга, ә кайчак зурлап язарлык бернәрсә дә эшләмәскә мөмкин. Миңа көндәлек түгел, ә нәкъ менә планер кирәк иде.

Көндәлекме, планермы?

Чит илләрдә бик популяр ул планерлар. Үз вакытын дөрес бүлә торган кешеләр өчен бик уңайлы. Аларның тәҗрибәсен өйрәнгәннән соң, ә нигә татарча планер ясап карамаска, дигән фикер туды. Командам юк, үзем генә, дизайнерлык осталыгым да шуның кадәр генә… Өйрәнергә алынсам, анысын да җиренә җиткереп эшләр идем, әмма тимерне кызуында сугарга булдым. Блокнот рәвешен китереп, типографиягә юл тоттым, үз акчама илле данә тираж белән әлеге планерларны бастырдым. Чек-листлар да эшләттем (алар хәзер аеруча популяр!).

Өч айда сиксән планер

Беренче партия әзер булгач, үземчә генә рекламаладым. Ни гаҗәп: кызыксына, сораша башладылар. Шуннан курыкмыйча: «Бу – татарның беренче планеры» дип аталырга үземә үзем рөхсәт бирдем, чөнки андый әйбер юк иде. Октябрьдә ниятләгән эшем декабрьдә табыш та бирде! Реклама сатып алмадым, барысын да үзем аңлатып, сөйләп кенә тараттым. Яңа ел өчен планерлар бик актуаль, дип уйлап, тагын утыз данә бастырдым. Алары да сатылып бетте! Менә кабат чыгарырмын, дип уйлап торам.

Планер – тәртип?

Көнне планлаштыруны мин тәртип урнаштыруга тиңлим. Телефон һәрчак яныңда булмаска, батарея утырырга, хәтта ватылырга мөмкин. Дөрес, юлда мин телефонга да язгалыйм, ләкин кичен барыбер планерга күчереп куям. Барыбер көнемнең күпмедер өлешен планлаштыруга багышлыйм. Гаилә бюджетын да алып барам, гаилә булгач, иреңне дә, балаңны да уйлыйсың.

Метрода да китап укы

Соңгы арада психология һәм балалар тәрбияләүгә багышланган китаплар укыйм. Әмма һәр мәгълүматны иләк аша үткәрә белергә кирәк, барысы да йөз процент сиңа туры килә дигән сүз түгел. Төрле блоглар, китаплар укып, үземне баеттым. Вакытны бушка уздырмаска тырышам, метрода да кулымда китап булыр. Ел буена укырга дип, кимендә егерме дүрт китап исемлеге төзедем. Алар арасында бер генә әдәби китап, калганнары үзеңне камилләштерүгә багышланган басмалар.

«Русча юкмы?»

«Русча юкмы?» дигән сораулар да килә. Юк! Русча ясарга теләмим, чөнки минем планерларның үзенчәлеге дә татар телендә булуында. Башка телдәге планерлар сатуда җитәрлек.

Тәвәккәллек рәхәтлек бирә

Кечкенә генә проект булса да, күңелгә рәхәтлек бирә торган мизгелләре бар. «Кара, мин моны ничек эшләп чыктым икән?» дип уйлап та куям. Алган кешеләрнең бәяләмәләре дә күңелгә җылылык бирә.

Илмира Муфтахова – Азнакай районының Урманай авылыннан. Белеме буенча филолог-укытучы. Декрет ялына чыкканчы, балаларга татар теле укыта.

Алсу Сәлахова

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*