enrutat
Баш бит / Татарның тарихи спорт төре — «Аударыш» уены яңартыла
Татарның тарихи спорт төре — «Аударыш» уены яңартыла

Татарның тарихи спорт төре — «Аударыш» уены яңартыла

14 сентябрь көнне Арча районы Яңа Кырлай авылында бишенче тапкыр “Ат көне” узды. Әлеге бәйрәмдә, ат чабышыннан тыш, “Аударыш” бәйгесе кертелде.

“Бу безнең ата-бабаларыбыздан калган уен. Без Татарстанда беренче булып әлеге уенны кайтарабыз. “Алмакай” ат фермасы җитәкчесе Фәрид Нәбиуллин моны оештыра, без шушы юнәлештә эшләүне дәвам итәбез”, — диде “Аударыш” уенының тренеры һәм хөкемдары Уел Бадыкшанов.

Шулай ук, ул әлеге уенның кагыйдәләрен аңлатып китте. Мәйданда ике ат, ике җайдак-көрәшче һәм хөкемдар. Кайсы көрәшче көндәшен атыннан өстерәп төшерә, шул ота. Өстерәгәндә билгә бәйләнгән сөлгедән генә тартырга ярый”, — диде Уел Бадыкшанов.

“Алайса, бу бик куркыныч көрәштер инде?” – дигәнгә, “Көрәшнең бөтен төрләре дә куркыныч инде ул” дигән җавап кайтарды тренер.

“Аударыш”та алты пар көч сынашты, көрәшчеләр Лениногорск, Тукай һәм Арча районнарыннан иде. Кайберләре бу төр көрәштә әле беренче тапкыр гына катнашты.

Беренче пар көрәшүне бик тиз тәмамлады, тамашачылар аңламыйча да калып, “Ии, бигрәк тиз булды бу”, — диештеләр. Тик алга таба уен бик кызык икәне ачыкланды. Берсе үз атыннан сикереп көндәше артына утырды, аны шул рәвешле өстерәп төшерде. Андый алым рөхсәт ителде, ә менә берничәсе көндәшләренең киемнәреннән тартты, андый очракта җиңү саналмады.

Парлар жирәбә буенча бүленде, моның бер уңайсыз ягы бар — олырак гәүдәлеләр кечерәк авырлык категориясенә караганнары белән көрәште. Шулай да, кайберләре көндәше авыррак булуына карамастан, аны аттан өстерәп төшерә алдылар.

“Киләчәктә “Аударыш”ны Республика, аннан Россия һәм бөтен дөнья күләмендә үткәрергә телибез. Менә инде тиздән, 29 сентябрь көнне, Лениногорск шәһәрендә Татарстан Республикасы буенча “Аударыш” уены чемпионаты оештырылачак”, — диде Уел Бадыкшанов.

“Аударыш” уены Лениногроск районының “Алмакай” ат фермасы тарафыннан үткәрелә. Шуңа да көрәшчеләрнең күбесе Лениногорск районыннан иде. Җиңүчеләрнең өчесе дә нәкъ шуннан.

Икенче урынны яулаган Самат Нәбиуллин 40 чакрымлы дистанциядә дә катнашты, анда ул беренче килде. Самат татар атында озын арага чабу турында сөйләде:

“Беренче 20 чакрымны бер сулышта үттем, бик җиңел булды. Икенче 20 чакрым авыррак, анда инде үзем генә алдан чапмадым, Пенза чабышкысы белән янәшә йөгердем. Татар атларына атланып ераграк арага да чабарга була, тик атны су эчәргә өйрәтергә кирәк. Ат бик зур күләмдә су югалта, ә татар аты чапканда су эчми. Тагын бер үзенчәлеге – татар атларында үз-үзеңне саклау инстинкты югары дәрәҗәдә. Алдында чокыр бар икән, ул, һичшиксез, аның аркылы сикереп чыгачак. Мәсәлән, инглиз атлары кайда йөгергәнен күрми дә.”

Татар атлары токымы турында профессор, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең биология, генетика һәм үрчетү кафедрасы мөдире Әнвәр Хәйретдинов сөйләде. Әле ул быел басылып чыккан “Татар атлары” китабы авторларының берсе дә.

«Татар атлары бик түземле, чыдам. Аларга кыш чыкканда күп азык әзерләргә кирәк түгел, чөнки кыш көне дә алар кар астыннан тояклары белән чокып үзләренә азык таба ала. Алар ерак араларга чабарга сәләтле. Бүтән атлардан төсе белән дә аерылып торалар. Татар атлары алтынсу-сары төстә, башкача әйтсәк, салам төсендә була.

Тарихта татар атлары турында кытайлар да, урыслар да язып калдырган. Кытайлар “күк атлар” дип язып калдырганнар. Элек татар халкы Тәңрегә, кояшка, таңга табынган. Шуңа күрә, офыктан очып килүче шушындый алтынсу төстәге атлар чыгып килгән кояшны хәтерләткән. Андый атларны халык Тәңре белән чагыштырган, изге дип санаганнар, чалмаганнар. Ул вакытта атны хезмәт өчен кулланмаганнар, җир сөрмәгәннәр. Татар халкы – күчмә халык, алар күбрәк атка атланып йөргәннәр, я атларны арбага җиккәннәр.

Татар атларын 2005 елларны тикшерә башладык. Казанның 1000 еллыгына ипподромда чабышлар үткәрделәр, анда чиста токымлы инглиз, рус, гарәп атлары булды. Ә безнең үзебезнең атыбыз юк иде. “Кайда соң безнең үзебезнең атлар?” дигән сорау туды халыкта. Тарихчылар өйрәнеп, татар аты булганын билгеләде.

Татар этнонимының килеп чыгышын шулай аңлатып була: “татар” сүзе “ат” һәм “ар” (ир) сүзләреннән барлыкка килгән. Атка бәйле бик күп әйтемнәр бар, “ир-ат” дигән сүз бар.

Атлар Монголия, Кытай якларыннан килә, алар башта кыргый рәвештә яшәгән. Безнең атлар шул беренче Пржевальский атларыннан чыккан. Удмуртларның вятка токымы, башкорт аты һәм башка токымнар безнең атлар нигезендә булдырылган дияргә була, — диде Әнвәр Хәертдинов.

Гөлия Хәсбиуллина

intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*