tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызы” – чит ил һәм Россия төбәкләре татарларын берләштерүче проект
“Татар кызы” – чит ил һәм Россия төбәкләре татарларын берләштерүче проект

“Татар кызы” – чит ил һәм Россия төбәкләре татарларын берләштерүче проект

Удмуртия Республикасының Ижау шәһәре «Татар кызы-2019» халыкара бәйгесенең финалын кабул итәргә әзерләнә. 27 сентябрьдә проектның төп тамашасы П.И.Чайковский исемендәге опера һәм балет театры бинасында узачак. 14 финалист кызның исемнәре инде билгеле.  Әмма аларның бары берсе генә Златоуст осталары тарафыннан ясалган таҗга һәм Лада Гранта машинасына ия булачак.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында проектның асылы, быелгы бәйгенең үзенчәлекләре, финалга әзерлек турында журналистларга сөйләделәр.

“Татар кызы” бәйгесе инде тугызынчы ел рәттән үткәрелә. Төбәк күләмендә башланып киткән проект бүген халыкара дәрәҗә алды. Конкурска кызыксыну арта бара, төбәкләрдә, чит илләрдә үз бәйгеләрен уздырып, ярымфиналга инде иң-иңнәре юллана. Ә инде конкурсның финалына узу – зур сөенеч һәм горурлык.

“Татар кызы” халыкара бәйгесенең президенты Лена Колесникова, елдан-ел конкурсның географиясе киңәюне – быел ярымфиналда 6 илдән, Россиянең 20 төбәгеннән кызлар катнашты билгеләде.  Конкурсның популярлыгы арткан саен, катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсе үсә бара, ди ул.

  • Кызларның татар тарихын, мәдәниятен, әдәбиятын, гореф-гадәтләрен, туган телләрен белү дәрәҗәсе шактый югары. Аш-су, кул эшләре сынауларына да конкурсантлар югары әзерлектә киләләр. Очраклы катнашучылар юк. Без кызларның максатчанлыгын, югары кызыксыну дәрәҗәсен күрәбез, – ди Лена Колесникова.

Шул ук вакытта бәйге президенты сүзләренчә, “Татар кызы” ул төбәкләрдә, чит илләрдә яшәгән татарларны берләштерүче проект булып тора.

  • Бу проект тирәсендә яшьләр берләшә. “Татар кызы” бәйгесендә катнашучыларның барысы да – ә бу инде йөзләрчә конкурсант, алар үз җирлекләрендә башка татар проектларын башлап җибәрүчеләр, татар хәрәкәтләренең активистлары булып тора. Моны зур казаныш дип саныйм, – дип билгеләде бәйгенең президенты.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары, “Татар кызы” халыкара бәйгесенең Башкарма директоры Данис Шакиров сүзләренчә, “Татар кызы” бәйгесе ул ел дәвамында эшләп килә торган тулы бер хәрәкәт, шаукым. Шул ук вакытта,  ул матурлык бәйгесе генә түгел, ул матурлык, сәләтлелек һәм милли традицияләр бәйрәме. Һәрбер гүзәл затның тышкы матурлыгы белән бергә эчке матурлыгы, рухи байлыгы бар, ди ул.

Финалга кадәр 14 катнашучы 10 көн дәвамында сынауларга әлерләнәчәк, хореография, вокал, сәхнә сөйләме буенча иң яхшы педагоглар белән эшлиячәк. Шулай ук экскурсияләрдә һәм мәдәни чараларда катнашачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*