tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан абыстайлары дини өлкәдә медиагыйлемлелек нигезләре буенча онлайн-курслар уза
Татарстан абыстайлары дини өлкәдә медиагыйлемлелек нигезләре буенча онлайн-курслар уза

Татарстан абыстайлары дини өлкәдә медиагыйлемлелек нигезләре буенча онлайн-курслар уза

Бүген, Мөхәррәм аеның 27 нче көнендә (15 сентябрьдә) Казандагы Россия ислам институты базасында ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә “Дини өлкәдә медиагыйлемлелек нигезләре” дип аталган дистанцион белем күтәрү курслары башлана. 72 сәгатьлек дәресләрне Россия ислам институтының журналистика, медиа, җәмәгатьчелек белән элемтә һәм башка өлкәдәге укытучылары алып бара. Курслар 12 ноябрьгә кадәр дәвам итә.

Шунысы үзенчәлекле: курсларны, Россия Федерациясендәге дини оешмалар, мөхтәсибәтләрнең матбугат хезмәтләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләреннән, журналистлардан тыш, республика абыстайлары һәм социаль яктан актив мөселман хатын-кызлар да тыңлаячак. Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина сүзләренә караганда, курсларда илледән артык мөслимә катнашырга теләк белдергән.

Шулай итеп, Татарстан абыстайлары “Оешманың уңай имиджын эчке һәм тышкы PR алымнары ярдәмендә формалаштыру”, “Вакыт белән идарә итү”, “Хисләр белән идарә итү”, “Уңышлы итеп чыгыш ясау принциплары”, “Аралашуда манипулятив технологияләр. Өер психологиясе”, “Җитәкче имиджы нидән гыйбарәт?” һәм башка темалар буенча лекцияләр тыңлаячак.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*