tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Дәүләт Советы Васил Шәйхразыев кандидатурасын вице-премьер вазыйфасына раслады
Татарстан Дәүләт Советы Васил Шәйхразыев кандидатурасын вице-премьер вазыйфасына раслады

Татарстан Дәүләт Советы Васил Шәйхразыев кандидатурасын вице-премьер вазыйфасына раслады

Васил Шәйхразыев Татарстан Вице-премьеры вазифасында калды. Аның кандидатурасы бүген Дәүләт Советы утырышында бертавыштан расланды.

Васил Шәйхразыевны Премьер-министр урынбасары вазифасына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов керткән.

«Үз вәкаләтләре кысаларында Васил Гаязович милләтара, конфессияара сораулар, Татарстанның дәүләт телләре турында законнарны тормышка ашыру сораулары буенча эшли, милли иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итә. 2017 елда Бөтендөнья татар конгрессы съездында Милли шура рәисе булып сайланган иде», — диде ТР Премьер-министры Алексей Песошин.

«Котлыйбыз. Эшегездә уңышлар телибез», — диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*