tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Конгресста Башкортстаннан милләттәшләребезне кабул иттеләр
Конгресста Башкортстаннан милләттәшләребезне кабул иттеләр

Конгресста Башкортстаннан милләттәшләребезне кабул иттеләр

Бүген, 18 сентябрьдә, Бөтендөнья татар конгрессында Башкортстанның Уфа шәһәре, Иглин, Кырмыскалы районнарыннан милләттәшләребез булып китте. Татарның баш каласы булган Казанны күрергә, аның тарихи мирасы, мәдәни объектлары белән танышырга килгән ут күршеләребез Җир шарындагы бөтен татарларны берләштергән Конгрессны читләтеп уза алмаган.

Башкортстаннан килгән кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев кабул итте.

Түгәрәк өстәл янында сөйләшүдә Башкортстаннан килгән кунаклар Казанда уку мәсьәләсе белән кызыксынды. Аерым алганда, мәркәзебезнең югары уку йортлары зур кызыксыну уятты.

Марс Тукаев чит төбәкләрдән килгән абитуриентларга Конгресс тарафыннан һәрдаим ярдәм күрсәтүен ассызыклады.

Башкортстан татарлары, үз чиратында, Бөтендөнья татар конгрессына олы рәхмәтләрен белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*