tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре «Тартарика» атласын инглиз телендә чыгарды
Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре «Тартарика» атласын инглиз телендә чыгарды

Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре «Тартарика» атласын инглиз телендә чыгарды

Татарстан Фәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре «Тартарика» атласын инглиз теленә тәрҗемә итүне төгәлләде. Китапның беренче нөсхәләре типографиядә басылып чыккан инде. Бу хакта «Татар-информ»га институтның халыкара хезмәттәшлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча директор урынбасары Марат Гыйбатдинов хәбәр итте.

«Тәрҗемә – ул фәнни хезмәт. Телләрдән тыш, проблематиканы да белергә кирәк, чөнки анда татар тарихы өчен үзенчәлекле терминологияләр бик күп. Бу хакимият исемнәре, төрле географик атамалар, картада булмаган яки, әйтик, ул вакытта алар башкача аталган шәһәрләр булырга мөмкин. Һәм менә син бу терминның рус телендә нәрсә аңлатуын аңларга һәм аннары инглиз тарихи әдәбиятында кулланыла торган шундый ук терминны табарга тиеш. Шуңа күрә тәрҗемәчеләр эшеннән соң ике тел һәм тарих белеме булган белгеч-тарихчыларны җәлеп итәргә кирәк», – дип сөйләде Гыйбатдинов.

Ул искәрткәнчә, атлас басмасы ТР Фәннәр академиясе проекты булып тора. Китапта татарларның килеп чыгышы төрле яклап тасвирлана.

«Бу атласка татар халкының бөтен тарихы кертелгән, анда татар милләтенең барлыкка килүе, килеп чыгышы һәм бүгенге көнгә кадәр үсеше турында сөйләнелә. Текстлардан тыш, атлас әлеге басма өчен махсус ясалган бик күп борынгы карталарны үз эченә ала, моның белән галимнәр шөгыльләнде», — дип аңлатты «Татар-информ» әңгәмәдәше.

Басма академик булса да, ул киң тамашачыга тәкъдим ителә. Атласның беренче басмасы 2006 елда рус телендә чыккан, ике ел элек төрек теленә тәрҗемә ителгән һәм хәзер инглиз телендә бастырылган.

Диана Вуэльская

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*