tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге Гафури районында эшлекле сәфәрдә булды

ВИДЕО: Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге Гафури районында эшлекле сәфәрдә булды

Үткән атнада Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге Гафури районында эшлекле сәфәрдә булды. Игеньелга авылында “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы һәм “Асылъяр” фольклор ансамбле вәкилләре юлчыларны җыр-моң белән каршы алды. Вәкиллекнең җитәкчесе Альфред Дәүләтшин авыл библиотекасы өчен Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән китаплар тапшырды. Сәфәрнең соңгы ноктасы булган Ялгызкаен авылында “Миләшкәй” хатын-кызлар вокаль ансамбле һәм “Мирас” татар халык театры уңышлы гына эшләп килә. Мәктәптә Бөек Ватан сугышына багышланган музей да бар. Музей белән танышканнан соң, апрель аенда Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап үткәргән шигъри онлайн бәйгедә катнашкан, шушы авыл егете булган Ленар Ярмаковны Альфред Әмир улы тәбрикләп үтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*