tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йолдыз – татар шигъриятенең «кара квадраты»
08.12.2017 -Читка пьес Яңа татар пьесасы день второй  (фото Салават Камалетдинов)08.12.2017 -????? ???? ??? ????? ??????? ???? ??????  (???? ??????? ????????????)
08.12.2017 -Читка пьес Яңа татар пьесасы день второй (фото Салават Камалетдинов)08.12.2017 -????? ???? ??? ????? ??????? ???? ?????? (???? ??????? ????????????)

Йолдыз – татар шигъриятенең «кара квадраты»

Иҗат күтәрелешләр һәм кризислар белән чиратлашып бара. XX гасыр башында сәнгать кризис кичерә. Сәбәпләре берничә. Рәссамнар гасырлар буе Алланың кашка тәкәсе булып яшәгәч, фотографлар пәйда була. Рәссамнар өчен бу ахырзаман булып тоела, алар үзләрен кирәге беткәнгә саный башлый — фотограф сурәтне бер мизгел эчендә ясый да куя. Өстәвенә, иҗатчылар арта, бөтен нәрсә инде ясап бетерелгән кебек. Дөнья да тыныч түгел, бөтен Җир шары ниндидер үзгәрешләр көтеп яши.

Кризис эзләнүләргә этәрә. Рәссамнар яңа юнәлешләр эзли башлый. Кубизм, футуризм кебек юнәлешләр килеп чыга. Пикассоның «Авиньон кызлары»н карагыз, шул чорда пәйда булган юнәлеш. «Шүрәлеләр су коена» дип атар иде бөек сәнгатьне аңламаган татар кешесе.

Шушы иҗади кризис заманында Малевич «Кара квадрат» ясый. Хәзергә кадәр кешеләр шул кара квадратка терәлеп багып: «Бу нәрсә әйтергә теләгән соң?» — дип баш вата.

«Ул шуны әйтергә теләгәндер», «Бу шедевр белән Малевич болай димәкче булган». «Аны аңларга безнең башыбыз җитми, әмма ул — гений!!!» — ди тагын берсе. Ул картинага карап, әллә ниләр хыялланырга була. Һәм иң мөһиме: һәркем хаклы, беркем дә: «Юк, бу кара квадрат менә шуның турында», — дип тәгаен әйтә алмый. Ул кара квадрат кына диючеләргә: «Син сәнгать аңламыйсың», — дип котылалар, чөнки шулай әйтү җайлы. Син — надан, берни аңламыйсың.

Ни дияргә теләгән Малевич? Берни дә әйтергә теләмәгән. Иҗади эзләнүләр вакытында моңарчы беркемнең дә башына килмәгән әйбер уйлап тапкан. Малевичның бөеклеге — аның бу картинаны беренче булып ясавында. Техник яктан киндер тукыманы кара төскә буяуның бернинди авырлыгы юк кебек. Әмма моны беренче булып уйлап табу өчен гениаль акыл иясе булу кирәк!

Малевич танылгач, бик күпләр, «их, мин дә моны ясый алам бит» дип, аны кабатларга керешкән. Рәссамнар төрле төстәге квадратлар, өчпочмаклар, түгәрәкләр ясаган. Әмма тормыш иләге аларын төшереп калдырган, безгә Малевич кына килеп җиткән.

Малевичны кабатлап, популяр булырга теләүчеләр булган. Үзләренә табигать биргән сәләтне дөрес юнәлештә үстермичә, кабатлауга тотып, иҗатларын юкка сарыф иткәннәр, гомерләрен суга агызганнар. Әрәм талантлар алар.

***

2000 елларда татар шигърияте кризис кичерә. Иҗатка килүчеләр аз, егетләр юк диярлек, әдәбият укучыларын югалта, булган шигърият — эстрада өчен язылган өч тиенлек такмазалар, чын иҗат табыш китерми, кешедә тамак кайгысы… Заманы да шундый — 90 еллардагы кебек теләгәнне әйтергә ярамый, тегесе тыелган, монысы ярамый, шигыреңне куярга да урын юк…

Йолдыз Миңнуллина иҗади кризистан тилмергән татар шигъриятенә яңа форма — «кара квадрат» бүләк итте. «Бунтарь» кыяфәтле үз-үзеңне тотыш, бунтарь шигырьләр һәм көтелмәгән чагыштырулар, үзенчәлекле форма.

Аның гениальлеге — менә шушы яңа форманы беренче тәкъдим итүдә. Ул шигырьләр Йолдызныкы булганда гына кабул ителә. Аларны укыганда Йолдыз үзе күз алдына килеп баса.

Шигърияттә теге заманда Малевич тирәсендә күзәтелгән кебек үк күренеш барлыкка килде. Татар шигъриятенә килүчеләр моны «о, круто» дип кабул итте. Шәп шигырь бары тик Йолдызныкы шикелле генә булырга тиеш дип уйлый башладылар бугай. Бар да Йолдыз кебек язарга тели. Шигырьләре генә түгел — шагыйрәләр тышкы яктан да Йолдызны кабатлый башлады — аның кебек киенәләр хәтта.

Яңа заман шигъриятен дисктан тыңладым. Һич ялгансыз — һәр икенчесе «кара квадрат». Йолдызга иярү.

Әмма Йолдыз ул бит күңел халәте белән язадыр ла… Ул шушылай итеп язам дип язмыйдыр, шигыре шундый булып тамып төшәдер. Ә «кара квадрат» ясаучыларныкы — тырышлык һәм кайбер очракта көчәнү нәтиҗәсе. Йолдыз кебек булырга теләп, аяктан ега торган катлаулы чагыштырулар, ниндидер формалар эзли шагыйрьләр. Нәтиҗәдә — бульдозер урман уртасында агач актарып барган кебек дөбер-шатыр шигырьләр. Шуларны тәкъдим итәләр, берсен-берсе мактыйлар, аннары җыелышып макташалар, шуннан соң килеп, халык та: «Мин укыдым, аңлый алмадым, әмма шигырь шундый булырга тиештер», — дип уйлый башлый. «Аңламадым бу шигырьне» дип әйтергә кыенсыналар — чөнки «аңламадым» дисәң, «Кара квадрат»ны аңламадым дигән кебек бит инде. Дивана икәнсең, сәнгатьне аңламыйсың дияргә мөмкиннәр.

«Юк, алай түгел, бу шигырьләр искиткеч матур», — диләр миңа. «Сөйләп күрсәт әле шул бер шигырен?» — «Э-э-э». «Һичьюгы эчтәлеген әйт». «Э-э-э». Ә нигә юк? Чөнки алар истә калырлык түгел. Аңлаешсыз.

Көчәнеп язылган шигырь — ул иҗат түгел. Ул — физик хезмәт.

Билгеле, шагыйрь һәм шагыйрәләр үз шигырьләренең Йолдыз Миңнуллинаны кабатлау икәнен танымый. Әмма аларның канында Йолдыз салган кара квадратлар ага. Имче әбиләр авырган кешене «дәвалаганда»: «Минем кулым түгел, Әйшә-Патыйма кулы», — дип сыпырган ди бит. Монда да шуның кебек — укыйсың шигырьне, юк инде, үз йөзе юк, Йолдыз Миңнуллина кулы.

«Барлык гениаль әйбер — гади» дигән фикердә торам мин үзем. Мәҗбүри рәвештә шигырьне катлауландырудан ул гениальгә әйләнми. Гений икәнсең — гади итеп әйтеп бирә бел. Менә шунда ул гениальлек. Миңа шундый шигырьләр ошый.

Дәрдмәнднең «Сөт калыр — Ватан китәр» е генә дә нигә тора. Гап-гади сүзләр, нинди чагыштыру. Такташ бер укыганда ук гомергә истә кала торган. Әмма Такташ кебек булырга тырышып көчәнсәң, ул катлаулы килеп чыга. Наҗар Нәҗми язган гап-гади сүзләр инде дистә еллардан соң да һәркемнең исендә: «Син — гомер агышларым». Яки инде Зөлфәт Хәким: «Нәрсә булды сиңа бүген?» Бөтен кеше дә аңлый алырлык гадәти сүзләр. Ничә еллар элек язылган, ә шул җөмләне кабатла — һәркем искә төшерә, колакта көе чыңлый башлый. Хәзерге заманнан Гөлүсә Батталны атый алам: «Исән калсак…»

Шигырь ул көйсез дә җырлап тора. «Мокамай»ны гына ал — ул бит үзе музыка! Ә бүгенге «кара квадрат» поэзияне көйгә салып кара! Көйгә салып караучылары да булды — бушлай концертка илле кеше килсә, зур казаныш. Әле концерт башлангач, шуның да яртысы чыгып кача.

***

Мин моны нигә язам? Язмаска куша бу дисезме? Юк, билгеле. Иҗатта «шулай эшлә, болай эшлә» дип әйтергә ярамый. Һәркемнең үз эше. Теләсәң квадрат яса, теләсәң өчпочмак. Өстәвенә һәр бөек талант янәшәсендә аңа охшарга тырышкан төркем була. Шуңа да бөек инде ул.

Минем эшем — иҗатчыларны кисәтү. Тыңлыйлармы-юкмы, анысы инде алар эше.

Хөрмәтле шигырь язучылар! «Кара квадрат» инде ясалган һәм халыкка тәкъдим ителгән. Ул — Йолдыз Миңнуллинаныкы! Никадәр тырышсагыз да, сез Йолдызны уздыра алмыйсыз. Копия һәрвакыт оригиналдан начаррак була. Ияреп эшләнгән тауар — икенчел.

Миңа бигрәк тә иҗатта үз юлын табып та, «Йолдыз бит шушындый шигырьләр белән танылды», — дип, шагыйрәнең данына кызыгып, Йолдызга ияргән иҗатчылар кызганыч. «Ай җаннарым, барыбер Йолдыз була алмыйсыз, үзегез булып калыгыз!» — дип селкетәсе килә шуларны. Тоташ бармактан суырып чыгарылган чагыштырулардан һәм «шаккатризм» сынландырулардан торган шигырьләрнең йөзе юк. Кайсын кем язганын да белерлек түгел — берсе икенчесеннән аерылмый. Кызык түгел укуы. Әмма аларны язучылар талантсыз дип уйламыйм. Алар бары тик үзләре язмый, «Әйшә-Патыйма» кулы белән язалар.

Исемнәрен әйтеп, иҗатчыларны кимсетәсем килми. Менә бер шагыйрә чын халыкчан шигырьләр яза иде заманында. Аның шигырьләренә җырлар яздыралар иде, бик матур иде, һич ялгансыз, иң популяр җырларның берсенә әйләнгәннәре бар, аларга хәтта пародия яздылар — начар әйбер андый булмый. Хәзер ул шагыйрә дә «Йолдызча» яза. Таныла алачакмы шигъриятенең бу өлеше? Мин юк дип уйлыйм. Ул инде төшеп калып бара. Мин дә аккаунтыннан чыгып киттем. Ребус чишеп, Йолдызга пародия укып утырасым килми.

Равил Фәйзуллин да иҗатка үзенчәлекле шигырьләре белән килеп кергән. Ә кеше барыбер аның шаккатризмнарын түгел, аңлаешлы шигырьләрен ярата.

Хәер, мин бераз гына арттырам да. Иҗатчыларны гына кызгануым түгел. Малевич берәү генә булганда — экзотика, ул — кызык. Сынлы сәнгать музеенда йөргәндә: «Мондый рәсемнәр дә бар!» — дип, ул почмакка кереп, карап чыгарга була. Әмма сәнгатьне кара квадратлар басса, ул кызык булудан туктый. Иҗат төрлелеге белән күңелле. Бераз гына әдәбият төрле дә булсын иде.

Рәмис Латыйпов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*