tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан һәм Башкортстан арасында рәсми Килешү имзаланды
Татарстан һәм Башкортстан арасында рәсми Килешү имзаланды

Татарстан һәм Башкортстан арасында рәсми Килешү имзаланды

Бүген Уфада Башкортстан хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы һәм Башкортстан Республика арасында сәүдә икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни-социаль хезмәттәшлек турында рәсми Килешү төзелде. Килешүне ике республика җитәкчелеге – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров имзаладылар.

“Безнең республикалар эшлекле хезмәттәшлекне киңәйтә”, – дип билгеләде бу чараны Радий Хәбиров. Радий Хәбиров икътисадның төрле өлкәләрендә хезмәттәшлек өчен киң мөмкинлекләр булуын әйтте. Ул бигрәк тә авыл хуҗалыгы өлкәсен перспективалы дип атады һәм Татарстан аграрийларын республикада узган аграр чараларда катнашырга чакырды.

“Безнең мәдәният аерылгысыз, – дип тә билгеләде Башкортстан башлыгы вазифаларын ваытлыча башкаручы. – Безнең балалар сездәге, ә сезнекеләр бездәге уку йортларында белем ала, алга таба да хезмәттәшлекне үстерергә кирәк. Изге ниятегез һәм дустанә мөнәсәбәтегез өчен рәхмәт”, – диде Хәбиров.

Ике тугандаш республика арасындагы хезмәттәшлеккә игътибарыгыз өчен рәхмәтемне җиткерәм, диде үз чиратында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Ул Башкортстанның Татарстанның стратегик партнеры булуын әйтте. “Без ике якка да файдалы интеграциягә кызыксыну белдерәбез”, – диде ул.

“Безнең тугандаш халыкларны уртак тарих, мәдәният, дин, икътисади кызыксынуларыбыз бәйли. Күп гасырлык тарихыбызда халыкларыбыз арасында бары тик дустанә мөнәсәбәтләр булды һәм булачак”, – диде Президент. Ул Радий Хәбировның Башкортстанда яшәүче татарларның рухи һәм мәдәни ихтыяҗларына игътибарлы булуына рәхмәтен белдерде.

Алсу Исмәгыйлева

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*