tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан китап нәшрияты 100 ел эчендә 243 миллион данә китап бастырып чыгарган
Татарстан китап нәшрияты 100 ел эчендә 243 миллион данә китап бастырып чыгарган

Татарстан китап нәшрияты 100 ел эчендә 243 миллион данә китап бастырып чыгарган

100 еллык тарих эчендә Татарстан китап нәшрияты 20 меңнән артык исемле 243 миллион данә тираж белән китап бастырып чыгарган. Бу хакта Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференциядәге чыгышында “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев әйтте.

“Без Россиядә беренче Коръәннең Казанда басылуы белән горурланабыз. 1917 елга кадәр 15 мең татар китабы басылган. Татарлар төрки халыкларга да китап белән аң-белем таратканнар. 100 еллык тарих эчендә 20 меңнән артык исемле 243 миллион данә тираж белән китап бастырып чыгарган. Татарстан Россиянең иң китап укучы регионнарының берсе булуы белән горурлана”, – ди Айдар Сәлимгәрәев.

Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгы уңаеннан оештырылган фәнни-гамәли конференция “Ногай” кунакханәсенең Тукай конференцияләр залында үтте. Ул “Китап нәшер итү тарихы һәм китап сәүдәсенең заманча үсеш тенденцияләре” дип аталган иде.

Конференциядә китап сату белән шөгыльләнүче Россия оешмалары җитәкчеләре, язучылар, галимнәр һәм башкалар катнашты. Кунакларны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгына багышланган тантаналы чара Тинчурин театры залында узды.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*