tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мәчетләрендә мөселманнарга вирус таралуга каршы чаралар турында сөйләделәр
Татарстан мәчетләрендә мөселманнарга вирус таралуга каршы чаралар турында сөйләделәр

Татарстан мәчетләрендә мөселманнарга вирус таралуга каршы чаралар турында сөйләделәр

Бүген, Рәҗәб аеның 25-нче көнендә (20 мартта), Татарстан мәчетләрендә кыскартылган рәвештә җомга намазлары үтте. Җомгада мөселманнарга коронавирус таралуга каршы Диния Нәзарәтенең чаралары турында сөйләделәр. Казанның Галиев мәчетендә җомга вәгазен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды. Ул җомганың мәҗбүри өлешен – хөтбәсен укыды һәм ике рәкәгать намазын алып барды, мөфтиятнең Голәмәләр шурасы, Татарстанда махсус санитар-эпидемиологик режим кертелү сәбәпле, кабул иткән карарлар, аерым алганда җомганы уздыру тәртибе белән таныштырды. Камил хәзрәт дин кардәшләрне игътибарлы һәм сак булырга, тынычлыкны сакларга, коткыга һәм куркуга бирелмәскә чакырды. Мөфти хәзрәт шуның белән бергә инфекциягә җиңел карау, табибларның күрсәтмәләрен үтәмәү, үзеңне һәм әйләнә-тирәдәгеләрне вирус йоктыру куркынычына дучар итеп, профилактик чараларны кире кагырга ярамаганлыгын да искәртте. Моннан тыш, җомгага килгән дин кардәшләргә коронавирус инфекциясеннән саклану тәртипләре язылган мәгълүмат таратылды, мәчеткә кергәндә һәм чыкканда куллар өчен антисептиклардан файдалану киңәш ителде.

Татарстан территориясендә махсус санитар-эпидемиологик режим кертелү сәбәпле, республикабыз мәчетләрендә вируслы инфекцияләр таралуны булдырмау максатыннан санитария чаралары көчәйтелде. Шул максаттан, мәчетләрдә көндәлек җыештыру гына түгел, көненә берничә тапкыр дезинфекция дә үткәрелә. Махсус чистарту чаралары белән келәмнәр, ишек һәм баскыч тоткычлары, юыну бүлмәләре һәм кешеләр тотына торган башка предметлар эшкәртелә. Моннан тыш, дин кардәшләребез өчен мәчеткә кергәндә куллар өчен антисептиклар салынган флаконнар куелган. Әлеге саклану чаралары мәчеткә килүчеләрне вируслы инфекцияләр йоктырудан саклау өчен эшләнә.

Исегезгә төшерәбез, Рәҗәб аеның 23-нче көнендә (18-нче мартта), Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы утырышы узды. Татарстанның дини оешмаларында коронавирус таралуны булдырмау чараларын күрү – көн тәртибендә төп мәсьәлә шул булды. Аны нәзарәтнең Президиум әгъзалары да тәфсилләп өйрәнде: утырышта мөфтият җитәкчелеге, Татарстан имам-мөхтәсибләре, Голәмәләр шурасы әгъзалары, нәзарәтнең бүлек җитәкчеләре катнашты. Нәтиҗәдә, Президиум тәкъдимнәрен игътибарга алып, Татарстанның мөселман дини оешмаларында инфекция таралуны булдырмау максатыннан Голәмәләр шурасы тарафыннан берничә карар кабул ителде.

dumrt.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*