tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Милли китапханәсе «Нәкый Исәнбәт» электрон белешмәлеген яңарткан
Татарстан Милли китапханәсе «Нәкый Исәнбәт» электрон белешмәлеген яңарткан

Татарстан Милли китапханәсе «Нәкый Исәнбәт» электрон белешмәлеген яңарткан

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Нәкый Исәнбәт» электрон белешмәлеге тулыландырылды.

2014 нче елда, күренекле әдипнең тууына 115 ел тулу уңаеннан, «Нәкый Исәнбәт» дип исемләнгән электрон биобиблиографик белешмәлек төзелде.

Белешмәлектә аның тәрҗемәи хәле, тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан мәкаләләр, фотоархив, сценарийлар, презентацияләр, методик материаллар, аңа багышланган шигырьләр, әдипнең әсәрләре тупланды. Электрон белешмәлекнең «Библиография» бүлегендә Н. Исәнбәтнең китаплары, аның турындагы басмалар, вакытлы матбугат битләрендә басылып чыккан мәкаләләр исемлеге бирелде. Интернетта Н. Исәнбәткә багышланган сайтларга сылтамалар да китерелде. Белешмәлек татар һәм рус телләрендә төзелде.

Белешмәлекнең татар телендәге һәм рус телендәге версияләрен уртак структура берләштерә, әмма бүлекләр эчендәге материаллар бер-берсен кабатламый.

Быел «Нәкый Исәнбәт» электрон белешмәлеге яңартылды. «Видеоматериаллар» бүлеге өстәлде. Соңгы 5 ел эчендә дөнья күргән материаллар һәм шул еллар эчендәге яңа библиографик чыганаклар белән тулыландырылды.

kitaphane.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*