tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтие – RUSSIA HALAL EXPO ачылышында: “Мөселманнар тормышы өчен туганнан алып хәләл шартлар тудыру кирәк”
Татарстан мөфтие – RUSSIA HALAL EXPO ачылышында: “Мөселманнар тормышы өчен туганнан алып хәләл шартлар тудыру кирәк”

Татарстан мөфтие – RUSSIA HALAL EXPO ачылышында: “Мөселманнар тормышы өчен туганнан алып хәләл шартлар тудыру кирәк”

Шәгъбан аеның 19 нчы көнендә, «Kazan Expo» Халыкара күргәзмә үзәгендә XI Халыкара «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» икътисад саммиты кысаларында хәләл сәнәгатенең Халыкара RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсен ачу тантанасы булып узды. Рәсми чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Ислам илләренең стандартлаштыру һәм метрология институты (SMIIC) генераль сәркатибе Ихсан Овют, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең икътисад министрының тышкы сәүдә буенча урынбасары Джума Мохаммед Алькейт, Хәләл тормыш рәвеше буенча Индонезия үзәге җитәкчесе Сапта Нирвандар һ.б. катнашты. Күргәзмәне ТР Инвестицион үсеш агентлыгы, “Хәләл” стандарты буенча Комитет һәм ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте оештырды.

Рәсми тантана Изге Коръән аятьләрен укудан башланды. Аны ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин  башкарды. Алга таба кунакларны сәламләп Татарстан мөселманнары башлыгы камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады. Ул Мөхәммәд ﷺ хәдисен китереп, «хәләл һәм хәрәм – билгеле, алар арасында исә – шикле әйберләр бар”, шулай ук хәрәм ашаган кешенең догасы 40 көн буе кабул булмаячагы турында искә алды.  Ул шулай ук күпләрнең хәләл һәм хәрәмне дөрес аңламауларына һәм хәләл продукция җитештерү процессларын тәгаен белмәүләренә басым ясады. Шул ук вакытта мөфти хәзрәтләре хәләлнең ризык кына түгел, яшәү рәвеше булып торырга тиешлеген дә билгеләп үтте. Бу уңайдан ул Россиядә һәм Татарстанда мөселманнар тормышы өчен туганнан алып хәләл шартлар тудыру максатында хәләл инфраструктураны үстерү кирәклеген ассызыклады. Камил хәзрәт бу өлкәдә Татарстанда сизелерлек алга китеш турында да әйтеп үтте. Мисал өчен,  мәгариф өлкәсендә: 2018 елда Әлмәттә мөхтәсибәт тырышлыгы белән “Нур” татар мәктәбе ачыла, Балтачта – малайлар өчен пансионат. «Боларның барысы да киң инфраструктураның бер өлеше булып тора. Татарстан шуның белән үзенчәлекле дә – бездә һәркем – православие динендәгеләр дә, атеистлар да, мөселманнар да – үзләре өчен кирәкле әйбер таба ала. Һәрхәлдә, без шулай булсын өчен шартлар тудырырга тиешбез», – диде хәзрәт.

ТР премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, быелгы халыкара «RUSSIA HALAL EXPO 2019»  күргәзмәсенең алдагыларга караганда киң масштаблылыгы һәм күптөрлелеге белән аерылып торуын әйтте.

– Татарстан Республикасының азык-төлек өлкәсе хәләл юнәлешендә үсеп бара. Бүгенге көндә Татарстанда 100-гә якын оешма хәләл продукция җитештерә. Билгеле, гомуми күләмдәге саннар белән чагыштыргында, бу күп түгел, әмма ел саен без бу өлкәдә зур темплар белән алга барабыз. Хәләл тормыш рәвеше мөселманнар арасында гына түгел, башка дин вәкилләре өчен дә кызыклы булып тора, – диде Марат Әхмәтов һәм күргәзмә кунакларына нәтиҗәле эш һәм эшлекле контактларын киңәйтү һәм продукцияне сату базарына чыгару мөмкинлекләрен киңәюен теләде.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең икътисад министрының тышкы сәүдә буенча урынбасары Джума Мохаммед Алькейт күргәзмәне оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм Татарстан һәм Әмирлекләр арасындагы товар әйләнеше былтыргы белән чагыштырганда 20 процентка арткан. «Без шулай ук Татарстан белән хәләл-продукцияне аккредитацияләү һәм сертификацияләү өлкәсендә хезмәттәшлек итәбез”, – диде мәртәбәле гарәп кунагы.

Тантанада катнашучыларны шулай ук Хәләл тормыш рәвеше буенча Индонезия үзәге җитәкчесе Сапта Нирвандар да сәламләде. «Татарстанда, Индонезиядә кебек үк, бик күп мөселман халыклары яши. Шуңа күрә без сезнең республика белән хезмәттәшлек итүдә зур мөмкинлекләр күрәбез, аеруча хәләл продукция җитештерү һәм  IT-технологияләр өлкәсендә», – дип ассызыклады ул.

Елдан-ел күбрәк танылып барган RUSSIA HALAL EXPO Халыкара күргәзмәсе быел Россиядә һәм аның хәләл үсеше тарихында иң зурлардан булачак. 2018 елда күргәзмәнең экспозициясе 1,4 мең кв. м. мәйданны биләгән булса, быел ул 3,5 мәртәбәгә киңәеп, 5 мең кв.м. тәшкил итә. Күргәзмә азык-төлек һәм туклану, косметика һәм химик сәнәгать, мода һәм матурлык индустриясе, туризм һәм кунакчыллык, күпләп һәм ваклап сату, финанслар һәм инвестицияләр, киң кулланыштагы товарлар секторлары компанияләрен үз эченә берләштереп, икътисадның барлык өлкәләрен диярлек колачлый.  Барлыгы 85 экспонент.

Күргәзмәне шактый күп мәртәбәле кунаклар күреп китте: бизнес-структуралар һәм сату ритейлы вәкилләре, дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре һәм вәкилләре, хәләл индустриясе экспертлары, җәмәгать эшлеклеләре, казанлылар һәм башкала кунаклары. Иртәгә аның белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та танышачак, дип көтелә. Экспозиция илебездәге хәләл сәнәгатенең үсеш дәрәҗәсен, аның күптөрле тармакларын дөрес бәяләргә ярдәм итәчәк.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*