tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтиенең якынлашып килүче Җиңү көне уңаеннан мөрәҗәгате
Татарстан мөфтиенең якынлашып килүче Җиңү көне уңаеннан мөрәҗәгате

Татарстан мөфтиенең якынлашып килүче Җиңү көне уңаеннан мөрәҗәгате

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Хөрмәтле ветераннар!

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Бөек Җиңү көне белән тәбриклим!

9 май – илебездә яшәүче һәр кеше өчен әһәмиятле һәм истәлекле көн, без аны зур хис-кичерешләр белән каршы алабыз һәм һәрвакытта да Бөек Ватаныбыз фронтларында геройларча көрәшкәннәрнең, тылда хезмәт иткәннәрнең, сугыштан соңгы елларда илебезне торгызганнарның батырлыгын хөрмәтлибез. Әлеге коточкыч сугышта безнең илебез 27 миллион сугышчысын югалта, алар арасында мөселманнарның саны да күп була.

Сугыш елларында фронтта СССРның барлык республика ул-кызлары, төрле милләт һәм дин вәкилләре барысы бергә иңгә-иң куеп көрәшкәннәр. Мөселманнарның Ватаныбызга ихластан бирелгәнлекләре турында 1942 елда Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте мөфтие Габдрахман хәзрәт Рәсүлев чыгарган фәтва раслый, анда нигездә түбәндәгеләр әйтелә: “Без, Советлар Союзында яшәүче Ислам галимнәре һәм дин эшлеклеләре, барлык мөселманнарны сөекле Ватаныбызны һәм мөселман дөньясын бердәм булып Герман фашистларыннан сакларга чакырабыз”.

Татарлар СССРда күпчелекне тәшкил иткән мөселман халкы булып саналмаса да, Бөек Ватан сугышы елларында Советлар Союзы геройлары саны буенча милләтебез мөселман халыклары арасында беренче булып тора. СССРда зур югары дәрәҗәгә – Советлар Союзы герое исеменә 160тан артык татар лаек була. Бабаларыбызның батырлыгы, ныклыгы һәм үз-үзләрен аямыйча көрәшүләре безнең хәтеребездә һәм киләчәк буыннар өчен һәрвакыт үрнәк булып хезмәт итәр. Республикабызның һәм илебезнең хәзерге уңышлары совет халкы куйган тырышлыкларга нигезләнә: Бөек Ватан сугышында җиңеп, Россия Федерациясе бүгенге көндә көчле һәм ирекле дәүләт булып кала бирә.

Моннан тыш, шиксез ки, әгәр Бөек Ватан сугышы фронтларында мөселман кешесе үз гаиләсен, кардәшләрен һәм йортын фашистларның коллыгыннан коткару нияте белән Аллаһ өчен көрәшкән булса, ул шәһид киткән булып санала һәм аңа Раббыбыздан күп саваплар бирелә. Чөнки Кәлам Шәрифтә болай диелгән: «Аллаһы юлында үтерелгәннәрне үлеләр дип санама. Юк, алар тере. Раббылары хозурында ризыкланалар» (“Әлү Гыймран” сүрәсе, 169 нчы аять).

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Ветераннарны Ватаныбызны саклауда күрсәткән каһарманлыклары өчен олылау һәм аларга ихлас күңелдән рәхмәт белдерү – 9 майда гына түгел, көн саен кайтарылырга тиешле безнең олы бурычыбыз. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм дә бит болай дигән: “Кешеләргә рәхмәтле булмаган – Аллаһыга да рәхмәтле түгел”.

Барлык ветераннарны һәм барчабызны да Бөек Җиңү көне белән тәбриклим һәм Аллаһыдан Ватаныбызны, балаларыбызны, оныкларыбызны сугыш дәһшәтеннән саклавын, ә ветераннарны Үзенең рәхмәте белән бүләкләвен сорыйм. Аларга ныклы сәламәтлек телим. Раббыбыз тынычлык, иминлек һәм үзара ихтирамлылыкны барлык халыкларга, илләргә, һәрбер йортка һәм гаиләгә иңдерсә иде. Әмин!

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*