tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Президенты Әнкарада милләттәшләребез белән очрашты
Татарстан Президенты Әнкарада милләттәшләребез белән очрашты

Татарстан Президенты Әнкарада милләттәшләребез белән очрашты

30 ноябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Әнкарага килде. Төркия башкаласы аэропортында аны Әнкара вице-губернаторы Хәмзә Дуйгун каршы алды.

view_632641_852187Аэропортка килеп төшүгә Рөстәм Миңнеханов Әнкараның татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты. Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә, республика бөтендөнья татарлары белән элемтәдә тора, халкының традицияләрен һәм мәдәниятен саклап калуга ярдәм итә. Үз чиратында диаспора вәкилләре Рөстәм Миңнехановка Анкарадагы татарлар тормышы турында сөйләделәр.

Татарстан Республикасы Президентының Әнкарага эш сәфәренең төп чарасы – Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган рәислегендәге югары дәрәҗәдәге хезмәттәшлекнең Россия – Төркия советының киңәйтелгән утырышында катнашу.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*