enrutat
Баш бит / Татарстан Президенты төзекләндерелгән Габдулла Тукай әдәби музеенда булды
Татарстан Президенты төзекләндерелгән Габдулла Тукай әдәби музеенда булды

Татарстан Президенты төзекләндерелгән Габдулла Тукай әдәби музеенда булды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төзекләндерүдән соң Габдулла Тукай әдәби музеенда булды.

Республика башлыгы музей бинасында киңкүләм реставрация-үзгәртеп кору эшләреннән соң яңартылган экспозицияне карап чыкты. Президентка экскурсияне музей директоры Гүзәл Төхвәтова үткәрде. Музей белән шулай ук Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев танышты.

Экспозиция икенче катта тәкъдим ителгән. Биредә 5 зал. Монда Тукайның төрле телләргә тәрҗемә ителгән китапларын, тормышы һәм иҗаты белән бәйле экспонатларны, Тукайның замандашлары һәм дусларының шәхси әйберләрен күрергә була. Яңа экспонатлардан Тукайның сөлгесе, апасы Газизәнең камзулы, Петербургта үзенә бүләк ителгән кара саклау савыты игътибарга лаек.

Электрон станциядә Тукай яшәгән урыннар белән танышырга мөмкин. Тукай китапларын утырып уку өчен шартлар да тудырылган. Музейның театрга багышланган почмагы да бар. Яңа музейда заманча технологияләр дә кертелгән. Тукай турында махсус роботтан да сорашып булачак. Әлегә Апуш исемле робот татарча өйрәнеп бетмәгән. Рөстәм Миңнехановның «Апуш, хәлләр ничек?» дигән соравына ул татарча җавап бирә алмады. Гүзәл Төхвәтова әйтүенчә, берникадәр вакыттан соң робот татарча да сөйләшә алачак.

Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев Тукай гомеренең соңгы көннәре төсмерләре чагылган баш сынын да карады. Гүзәл Төхвәтова әйтүенчә, бу сынны барлык кешегә дә күрсәтмиләр. Мәктәп укучылары өчен авыррак кабул ителергә мөмкинлектән шулай эшләнгән.

Беренче катта әдәби-музыкаль салон, балалар өчен зал, күргәзмәләр залы бар. Рәсми затлар рәссам Ильяс Айдаров картиналары эленгән залга керде. Рәсем остасы иҗат җимешләрен музейга бүләк иткән. Рөстәм Миңнеханов мондый бүләк өчен рәхмәтен җиткерде.

«Минем карт бабам Мотыйгулла Төхвәтуллин үзенә тәрбиягә 8 яшьлек ятим Тукайны ала. Габдулла Тукай шул гаиләдә тәрбияләнә. Музейда яңа экспозиция ачылгач, миңа Казан һәм Тукай темасына эшләремне тапшырырга тәкъдим иттеләр. Музей берничә эшемне сатып алырга теләде, ләкин мин музейга бөтен экспозициямне бүләк итәргә уйладым. Минем өчен бу — зур мәртәбә, чөнки Тукай бабамда тәрбияләнгәч, ул миңа якын», — дип белдерде Ильяс Айдаров «Татар-информ» хәбәрчесенә. Ул бүләк иткән 17 эшнең 13ендә борынгы Казан күренешләре тасвирланган, калганнары — портретлар.

Рөстәм Миңнеханов уку елы дәверендә музейга укучыларны күбрәк алып килү, җәен туристларны җәлеп итү кирәклеген әйтте. Президент музейны тышкы яктан ямьләндерү, бизәү турында да уйларга кушты. «Бәлки, сквер кебегрәк ясап, мондагы тәэсирләрнне уртаклашу, фикерләшү өчен чыгып утыра торган урын булдырырга, эскәмияләр куярга кирәктер», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Музей белән танышып йөргәндә, берничә залда Тукай шигырьләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады. «Риваять» төркеме «Туган авыл» җырын башкарды. Ә «Туган тел» җырын рәсми затлар Г.Камал театры артистлары белән бергәләп җырлады.

  • Г.Тукай әдәби музее 1986 елда Габдулла Тукайның 100 еллыгына ачыла. Музей бинасы — Шамил йорты — Казанның Иске Татар бистәсендә республика әһәмиятендәге тарихи һәм мәдәни һәйкәл.

Музейда ремонт-реставрация эшләре 2016-2018 елларда башкарылган. Яңа экспозиция документациясен булдыру юнәлешендә Татарстан Республикасы Милли музее фәнни коллективы, Тукайны өйрәнү белән шөгыльләнгән галимнәр, язучылар эшләгән.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*