tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида Ислам мәдәнияте көннәре узды
Ульяновскида  Ислам мәдәнияте көннәре узды

Ульяновскида Ислам мәдәнияте көннәре узды

Ульяновск өлкә татар автономиясе шәһәрнең данлыклы Владимир Ильич Ленин мемориалында беренче  тапкыр Ислам мәдәнияте көне уздырды.  Бу көнне төбәкнең 1200 кеше сыйдырышлы  иң зур концерт залына килгән семберлеләр моннан 130 ел элек күчереп язылган  борынгы Коръән китаплары, хатын-кызлар өчен кулдан эшләнгән бизәнү әйберләре һәм татар тарихына багышланган бик күп китаплар, экспонатлар белән дә таныша алдылар.

Шунысы да игътибарга лаек-мондый чараларда өлкә һәм шәһәр җитәкчеләре дә  һәрчак кадерле кунак. Беренчедән, бу аларның татарларга карата булган хөрмәтен күрсәтсә, икенчедән, алар биредә безнең бай тарихыбыз һәм мәдәниятебез турында өстәмә мәгълүмат та ала бит.   “Мин мондый чараларны беркайчан да калдырмаска тырышам. Чөнки монда халык белән очрашып, күзгә күз карап аралашырга була. Мин Корбан гаете вакытында шәһәребезнең берничә мәчетендә булып мөселманнарны бәйрәм белән котладым.Моның бернинди дә авырлыгы юк бит. Чөнки без күп милләтле һәм күп динле шәһәрдә яшибез. Шуңа күрә һәр халыкны, һәр динне хөрмәт итеп яшәргә кирәк”, ди Ульяновск шәһәре мэры Сергей Панчин.

Гомумән, төбәк җитәкчелеге  татарның дөнъявый бәйрәмнәрен генә түгел, ә дини чараларын уздыруда да һәрчак теләктәшлек күрсәтә, ярдәм итә. Күптән түгел генә губернатор һәм ике меңгә якын кеше катнашында узган өлкә Ифтар мәҗлесе моңа ачык дәлил. Ә бүген татар халкының чираттагы шундый җыены.

Кояшлы җылы җәй көне һәм атна уртасы булса да тамашачылар бүгенге  бәйрәмгә дә агылып килде.  40 ел хезмәт стажы булган Әдһәм абый да, “Бакчам, эшлисе эшләрем буа-буарлык  булса да, мондый бәйрәмне калдырасым килмәде”,-ди.

Моннан берничә ел элек шәһәребезнең Үзәк мәчетендә Ислам мәдәнияте музее ачылган иде. Аның байтак уникаль экспонатлары һәм 100-140 ел элек кулдан күчереп язылган изге Коръән  китаплары, дини әдәбият бүген бер генә көнгә булса да мемориалның күргәзмәләр залында урын алган. Ислам мәдәнияте көне мемориаль үзәкнең тамаша залында дәвам итте. Биредә Татарстан сәнгать осталары семберлеләргә  әхлак һәм тәрбия темасын чагылдырган театральләштерелгән тамаша тәкъдим иттеләр.

Халкыбызның танылган җырчысы,Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева мондый концертларда еш катнаша. “Вакытым булса, ара ерак дип тормыйм, чакырган җиргә барырга тырышам”-ди җырчы. Залдагы халык  бәет-мөнәҗәтләр, җырлар тыңлап бу көнне вакыт узганын тоймый да калгандыр. Чөнки алар дөнья торышы, кеше язмышы, гомумән мәңгелек темага кагылышлылар.

   Сембернең иң зур концерт залындагы тамашачылар арасында яшьләрнең дә күп булуы, аларның дингә тартылуын һәм әби-бабайларыбыздан калган бай рухи мирас белән якыннан танышырга теләвен күрсәтә.

Өлкәнең татар автономиясе халык белән шундый очрашуларны сентябрь аеннан төбәкнең татар авыл районнарында да уздырырга ниятли. Алар озакламый Бөтенроссия халык санын алуга багышланачак. Чөнки без үзебезнең бердәм һәм бүленмәс милләт икәнебезне кабат расларга тиешбез.

 Рамис Сафин, Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*