tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Нур” театры сезонын мәрхүм Гафур Каюмов спектакле белән ача
“Нур” театры сезонын мәрхүм Гафур Каюмов спектакле белән ача

“Нур” театры сезонын мәрхүм Гафур Каюмов спектакле белән ача

21 сентябрьдә тамашачыларга узган сезон премьерасы булган “Упкын өстендә уен” спектакле тәкъдим ителә.

Уфа “Нур” дәүләт татар театры 27нче театраль сезонын мәрхүм Гафур Каюмов пьесасы буенча куелган спектакль белән ача. Бу хакта “Башинформ”хәбәр итә.

Узган сезон премьерасы булган “Упкын өстендә уен” спектакленең режиссеры – Башкортстанның атказанган артисты Илдар Вәлиев. Спектакльнең премьерасы быел мартта булган иде. Драмада беркемне дә битараф калдырмаучы гаилә кыйммәтләре кузгатылган.Яңа сезон премьераларга, чараларга, проектларга һәм гастрольләргә бик бай. “Нур” тамашачыларны яңа ике премьера белән сөендерәчәк.

Георгий Хугаевның октябрьдә куелачак “Минем әби” спектакленә режиссер итеп Татарстанның Минзәлә театрыннан Дамир Сәмирханов чакырылган. Тамашачылар, шулай ук, Татарстаннан Зөлфәт Хәкимнең “Тыкрыкта булды бу хәл” спектаклен дә күрә алачак.

Исегезгә төшерәбез: Гафур Каюмов Арча Мәдәният сараеның сәхнәсенә декорация урнаштырганда егылып төшеп, алган имгәнүдән вафат булды.

kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*