enrutat
Баш бит / Татарстан радиокомитетының беренче җитәкчесе һәм дикторы
Татарстан радиокомитетының беренче җитәкчесе һәм дикторы

Татарстан радиокомитетының беренче җитәкчесе һәм дикторы

ТАССР үсеше тарихында Үзәк башкарма комитет рәисләре, Халык Комиссарлары Советы җитәкчеләреннән тыш күп кенә башка шәхесләр дә актив роль уйныйлар. Бүгенге язма күренекле совет татар язучсы, сәясәт эшлеклесе, татар комиссары, Татарстан радиокомитетының беренче җитәкчесе һәм дикторы  Шамил Усманов турында булыр.

Шамил Хәйрулла улы Усмановның мулла кушкан исеме Габдулла була. Кайбер чыганакларда ул Шамил исемен Лев Толстойның “Хаҗи Морат” әсәрен укып ялкынланган, шуннан соң исемен алыштырыга хәл иткән дигән фикерләр яши.

Шамил Усманов 1898 елның 26 декабрендә Саратов губернасының Кузнецк өязе Анненково волосте (хәзерге Пенза өлкәсенең Кузнецк районы) Пәндәлгә авылында мөгаллим гаиләсендә туа.

1906 елда аның әтисе, гаиләсен ияртеп, башта Әстерхан шәһәренә, аннары, берничә ел анда торганнан соң, Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсенә эшләргә күчә. Шамил шул мәдрәсәдә, соңыннан 1911-1914 елларда һөнәр училищесында укый. Аннары Февраль революциясенә кадәр Акчуриннарның Сембер губернасындагы Гурьевка туку фабрикасында слесарь булып эшли.

1917 елның мартында Шамиль Усманов партия сафына баса. Октябрь революциясен кулына корал тотып, революцион солдатларның алгы сафында басып каршылый, Октябрьнең беренче көннәреннән үк Идел буенда совет власте урнаштыру эшенә якыннан катнаша.

1919 елның мартында республика Хәрби-революцион советы Шамил Усмановны яңа төзелә торган Беренче Идел буе татар укчы бригадасына комиссар итеп билгели. Бригада төзүне уңышлы башкарып чыккач, ул Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең сәяси бүлеге начальнигы итеп тә раслана. Әлеге вазифасында Шамил Усманов хәрби коллегиянең басма органы – “Кызыл Армия” гәҗите эшчәнлеген дә күзәтеп бара: басмага яңа авторлар, журналистлар табуга күп көч түгә, берара үзе дә мөхәррирлек итә.

1920 елда Татар АССР төзелү турында декрет чыккач, сәяси орган буларак Вакытлы революцион комитет төзелә, Шамил Усмановны әлеге органның секретаре итеп билгелиләр. Вакытлы революцион комитетның төп максаты Татарстан Советларының Учредительный корылтаен уздыру була. Үзенең бер чыгышында Шамил Усманов делегатларның 50 проценттан да ким булмыйча татарлар хасил итәргә тиешлеген ассызыклый. Бу эштә артык мөстәкыйль эш йөрткәнлектән урыс шовинистларының ризасызлыгы нәтиҗәсендә Казан губерна комитеты аны, И. Фирдәвесне һәм И. Казаковны эштән читләштерә. Шамил Усманов Төркестан фронтына мобилизацияләнә. Кабат Казанга ул 1922 елның март аенда гына кайта.

1927 елда Шамил Усманов хәрби хезмәттән отставкага чыга һәм өч елга якын Татарстан тамаша предприятиеләре идарәсе рәисе һәм радиостанция төзү буенча республика халык Комиссарлары Советының махсус вәкиле булып эшли. 1927 елның 7 ноябре Татарстан радиосының туган көне. “Казан сөйли!” нәкъ менә шушы сүзләр белән Татарстан радиокомитетының беренче җитәкчесе һәм дикторы Шамил Усманов тавышы белән дөньяга татар радиосы аваз салган һәм ул радиотыңлаучыларны Октябрь революциясенең 10 еллыгы белән тәбрикләгән.

1930 елдан башлап Шамил Усманов тулысынча әдәби иҗат эшенә күчә.
Аның тәүге иҗат тәҗрибәләреннән булган «Канлы көннәрдә» һәм «Беренче адым» драмалары сугышның иң кызган чорында—1919 елда языла һәм кулъязма хәлендә фронт сәхнәләрендә уйналып йөри.
1920 еллардан башлап Шамил Усманов проза жанрында актив иҗат итә. «Ил кызы» (1923), «Краском мәхәббәте» (1923), «Өч снаряд белән», «Бирегез тупны кире!», «Ай чыкканчы», «Зур түрә» (1927), «Идел буйлап» (1929), «Көчле мандат» (1929) кебек хикәяләрен, 1923-1935 еллар арасында үзенең зур әсәре – «Легион юлы» («Тургай далаларында») исемле дилогиясен яза.
Ш. Усмановның маҗара жанрында язылган һәм укучылар арасында популярлык казанып, заманында үзбәк һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән «Памирдан радио» (1925) исемле хыялый повесте да бар.

Драматург буларак, Ш. Усманов 1932 елда үзенең җитлеккән сәхнә әсәрләреннән «Кичеккән фәрман» исемле пьесасын яза. 1934—1935 елларда ул Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уңыш белән бара.

Егерменче-утызынчы еллар татар публицистикасында Шамил Усмановның татар әлифбасын үзгәртеп кору, интернациональ тел — эсперантоны популярлаштыру кебек иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә һәм әдәбият-сәнгатьнең актуаль проблемаларына багышланган мәкаләләре дә шактый басыла. 1934 елда ул СССР Язучылар берлеге әгъзасы була.

1937 елның 8 апрелендә язучы кулга алына.  “Зур террор” — сәяси репрессия җилләре Шамил Усманов гаиләсен дә читләтеп узмый.  Аңа “Халык дошманы” тамгасы тагалар. Китапханәләрдән һәм китап кибетләреннән язучының әсәрләре юкка чыгарыла. Аны Төркия, Әфганстан белән яшерен хезмәттәшлек итүдә, «Солтангалиевчелек»тә гаеплиләр.

Тарихчы Алексей Литвин архив документларын кулланып язган “Запрет на жизнь” китабында Шамиль Усмановның 3 декабрь көнне чираттагы сорау алуда кыйнаулар нәтиҗәсендә үлүе турында яза. 1937 елда  бу сер булып  сакланган һәм Усманов йөрәк параличыннан үлгән дигән белешмә-акт язылган.  Шулай ук тарихта Шамил Усмановның үз-үзенә кул салуы турында да  риваять яши. Ул «барлык гаепләремне таныйм», дип имза куярга тимер очлы каләм сорап ала да, беркадәр әйләндереп торганнан соң, бөтен көче белән күзенә китереп кадый. Каләм баш миенә үк барып җитә. Шул рәвешле, Шамил Усманов тикшерүче бүлмәсендә үк дөнья белән хушлаша.

Шамил Усманов 1955 елның 30 декабрендә реабилитацияләнә. Бүгенге көндә Татарстанның Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә язучының исемен йөртүче урамнар бар. Казан шәһәрендә Шамил Усманов яшәгән йортка истәлек тактасы урнаштырылган.

Булат Ибраһим
«Татарлар» газетасы 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*