tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан татар теле һәм татар әдәбияты буенча халыкара олимпиада үткәрә
Татарстан татар теле һәм татар әдәбияты буенча халыкара олимпиада үткәрә

Татарстан татар теле һәм татар әдәбияты буенча халыкара олимпиада үткәрә

Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада (алга таба – Олимпиада) Татарстан Республикасының Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында Россия Федерациясе субъектлары, шулай ук чит илләр укучылары һәм студентлары өчен үткәрелә.

Олимпиадада Россия Федерациясе субъектларында һәм чит илләрдә яшәүче укучылар һәм студентлар (14-25 яшьләрдәге) катнаша ала.

Олимпиада укучылар һәм студентлар арасында 13 категория буенча ике турда үткәрелә: читтән торып һәм төп (икенче) тур.

Беренче (читтән торып) турда катнашу өчен 2013 елның 1 ноябреннән 20 декабренә кадәр КФУ ның  порталында теркәлергә кирәк.

Беренче тур Интернет-тест формасында 2013 елның 9 декабреннән 20 декабренә кадәр мәктәп/вузларның компьютер класслары яки катнашучыларның “өй” компьютерлары базасында читтән торып үткәрелә. (Тестта катнашу һәм регистрация этаплары буенча кулланма-инструкция КФУ ның порталында эленеп торачак).

Интернет-тестта КФУ ның abiturient.kpfu.ru порталында билгеләнгән вакытта теркәлү үткән һәм кирәкле мәгълүматларны төгәл һәм инструкция буенча тиешле рәвештә тутырган барлык теркәлү үтүчеләр катнаша ала.

Интернет-тест нәтиҗәләре КФУ ның порталында 2013 елның 25 декабренә кадәр урнаштырылачак. Төп турга үтү өчен баскыч Олимпиаданың оештыру комитеты тарафыннан 2014 нче елның 12 гыйнварына кадәр билгеләнә. Игътибар: әгәр җиңүчеләр саны билгеләнгән квотадан артып китсә, беренче (читтән торып) турда катнашучыларга өстәмә биремнәр биреләчәк. Төп турга үтүчеләр исемлеге 2014 елның 31 гыйнварына кадәр КФУ ның  порталында яки Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының сайтында урнаштырылачак.

Төп тур 2014 елның 23 апреленнән алып 27 апреленә кадәр үткәрелә. Төп турда беренче турда җиңүчеләр катнашачак. КФУ ның  порталында урнаштырылган исемлек беренче турда җиңүчеләрне икенчесенә уку урыннарыннан җибәрү өчен нигезләмә булып тора.

Олимпиаданың төп турында җиңүчеләр һәм призерлар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнарына һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булачаклар. Олимпиаданың икенче турында катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Олимпиадада катнашучыларның һәрберсенә катнашучы сертификаты биреләчәк.

Конкурсның оештыру комитеты: 8(843) 292-27-74, 292-59-93
Интернет-турның техник ярдәм бүлеге: (843) 238-77-11;
e-mail: [email protected]

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*