tatruen
Баш бит / Яңалыклар / БТК Башкарма комитеты “Дуслык” оешмасы рәисе Зәкия Мухсинова вафат булу сәбәпле Костанайга кайгы уртаклашу хаты җибәрде
БТК Башкарма комитеты “Дуслык” оешмасы рәисе Зәкия Мухсинова вафат булу сәбәпле Костанайга кайгы уртаклашу хаты җибәрде

БТК Башкарма комитеты “Дуслык” оешмасы рәисе Зәкия Мухсинова вафат булу сәбәпле Костанайга кайгы уртаклашу хаты җибәрде

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Костанай өлкәсенең “Дуслык” татар–башкорт милли–мәдәни үзәге идарәсе рәисе Мухсинова Зәкия Гариф кызының вафат булу сәбәпле, аның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша, диелә әлеге хатта.

Зәкия Гариф кызы 1942 елның 11 июнендә Костанайда туа. 1964 елда педагогик институт тәмамлаганнан соң ул мәктәптә эшли, соңыннан комсомол һәм партия органнарында хезмәт итә.

Казахстан халыклары Ассамблеясы әгъзасы Зәкия Мухсинова инициативасы белән Костанай өлкәсенең “Дуслык” татар–башкорт милли–мәдәни үзәге төзелә һәм ул соңгы көннәренә кадәр аның белән җитәкчелек итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*