tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан җыелмасы көрәш буенча дөнья чемпионатында медаль зачеты лидеры булды
Татарстан җыелмасы көрәш буенча дөнья чемпионатында медаль зачеты лидеры булды

Татарстан җыелмасы көрәш буенча дөнья чемпионатында медаль зачеты лидеры булды

Татарстан җыелма командасы 11-12 декабрьдә Казанда узган һәм дөньяның 35 иленнән 200гә якын спортчыны җыйган ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча дөнья чемпионатының медаль зачеты лидеры булды.

Дәрәҗәле турнирда Россия җыелма командасы составында республика данын 13 көрәшче яклады. Россия чемпионаты нәтиҗәләре буенча Татарстан спортчылары мактау пьедесталының иң югары баскычына алты тапкыр күтәрелде. Алты көрәшче чемпионатның көмеш призеры булды. Татарстан җыелма командасы шулай ук бер бронза медаль яулады.

Шамил Чевик, Ренас Кәлимуллин, Булат Мусин, Раил Нургалиев, Виталий Колесников һәм Габдеҗәлил Сөләйманов үз үлчәү категорияләрендә беренче урынга лаек булды.

Ислам Фәләхов, Илнар Галимов, Ранис Гыйләҗетдинов, Тимур Латыйпов, Динар Кәримуллин һәм Энҗе Йосыпова көмеш медаль белән бүләкләнде.

Динара Мөбарәкшина бронза медаль яулады.

Турнирда 10 медальгә лаек булган Башкортстан җыелма командасы медаль зачеты буенча икенче баскычта урнашты.

Дмитрий Киселев

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*