tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсенең “Тамаша” халык фольклор коллективына 35 ел
Төмән өлкәсенең “Тамаша” халык фольклор коллективына 35 ел

Төмән өлкәсенең “Тамаша” халык фольклор коллективына 35 ел

Хөрмәтле милләттәшләр!

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән “Тамаша” халык фольклор коллективының күркәм юбилее – 35 еллыгы уңаеннан Сезне кайнар сәламлим һәм иң изге теләкләремне җиткерәм.

Бәйрәм төсен алган бу көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессы  шатлыкларыгызны уртаклаша, барлык милләттәшләребез исеменнән барчагызга да иминлек, гаилә бәхете, милли яшәешебезне саклап киләчәк буыннарга җикерү кебек катлаулы эшегездә зур уңышлар тели.

Төбәкләрдәге милләттәшләребез телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу һәм үстерү юнәлешендә күп эшләр башкаралар. Халкыбызны ерак гасырлардан матур мирас булып килгән моңлы җырларыбыз, күңелле көйләребез, дәртле биюләребез, күркәм йолаларыбыз берләштерә. Татар халкы кайсы гына төбәктә яшәсә дә, җырдан, моңнан аерылмаган, аның аша сәнгатьнең бөтен нечкәлекләрен тоемларга өйрәнгән, үзендә югары зәвык тәрбияләгән. Шуның бер мисалы – “Тамаша” халык фольклор коллективы Төмән өлкәсендә һәм күрше төбәкләрдә дә уңышлы чыгышлар ясап, милләттәшләребезнең мәхәббәтен яуларга һәм хөрмәтен казанырга өлгерде. Сезнең концертларыгызны йөзләгән милләттәшләребез зур канәгатьләнү һәм олы рәхмәт хисләре белән карыйлар, рухи дөньяларын баеталар.

Бәйрәм уңаеннан Сезгә исәнлек-саулык, бәхет һәм иҗади уңышлар телим. Күңелләрегездә булган дәрт сүнмәсен һәм иҗат чишмәләрегез саекмыйча сәнгатькә сусаган милләттәшләребезне озак еллар сугарып торсын!

Олы ихтирам белән,

Бөтендөнья татар конгрессы
Башкарма комитеты җитәкчесе Д.Ф. Шакиров

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*