tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда «Асыл» Татар балалар лидеры мәктәбе» быелга үз эшен тәмамлады. 
Татарстанда «Асыл» Татар балалар лидеры мәктәбе» быелга үз эшен тәмамлады. 

Татарстанда «Асыл» Татар балалар лидеры мәктәбе» быелга үз эшен тәмамлады. 

Татарстанда «Асыл» Татар балалар лидеры мәктәбе» быелга үз эшен тәмамлады.  Катнашучыларга сертификатлар тапшырылды. Лидерлар мәктәбе тормышында аеруча актив катнашканнар дипломнарга лаек булды. ⁣⁣Бу хакта  Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының Инстаграмдагы рәсми аккаунтында хәбәр ителә

Лидерлар мәктәбенә 12 төбәктән 120 бала җыелды. Алар арасында: Әстерхан, Иваново, Пенза, Төмән, Самара, Саратов, Омск, Мәскәү өлкәләреннән, Пермь краеннан һәм Удмуртия Республикасыннан балалар бар иде.

Чараның төп максаты — татар яшьләре оешмаларында һәм берләшмәләрендәге актив татар балаларын барлау, аларга ярдәм итү. Шулай ук күпләп татарлар яши торган төбәкләрдә татар балалары белән эшләү өчен аерым үзәкләштерелгән тармак булдыру.

Лидерлар мәктәбендә балалар төрле лекцияләр тыңладылар, гамәли дәресләрдә үзләрен сынап карадылар, түгәрәк өстәлләргә җыелып,  фикерләре белән уртаклаштылар. Катнашучылар  тренинглар вакытында үзләрен рухи һәм психологик яктан камилләштереп, дебатларда үз карашларын якларга өйрәнделәр. Проектлар иҗат итеп, аларны тамашачыларга тәкъдим итеп карадылар,  татар халкының зыялы шәхесләре белән очраштылар һәм башка бик күп кызыклы һәм файдалы чараларда катнаштылар.

Бүген балалар өйләренә таралышты. Аларга хәерле юллар телибез! Киләсе очрашуларга кадәр!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*