Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта Татар мәдәнияте ункөнлеге башланды
Санкт-Петербургта Татар мәдәнияте ункөнлеге башланды

Санкт-Петербургта Татар мәдәнияте ункөнлеге башланды

Санкт-Петербургта Калинин районының үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге белән берлектә Милли мәдәниятләр фестивале кысаларында татар мәдәнияте декадасы үткәрә. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.Декаданың программасы күргәзмәләр ачу, китаплар тәкъдим итү, концертны үз эченә ала.

Ел саен ноябрь аенда Калинин районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасының барлык китапханәләрендә төрле чаралар – күргәзмәләр, концертлар, очрашулар, кинолекторийлар, лекцияләр, әдәби кичәләр, презентацияләр, мастер-класслар һәм уен программалары үткәрелә.

Әлеге чаралар барышында милли әдәбият, музыка, декоратив-гамәли сәнгатьнең үзенчәлекләре ачыла, төрле халыкларның тарихы һәм бүгенгесенә бәйле мәсьәләләр карала. Һәр китапханә билгеле бер милли мәдәниятне тәкъдим итә, аның уникальлеген һәм кабатланмас булуын ачып бирә, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*