enrutat
Баш бит / Татарстандагы тарихи шәһәрлекләр турында: «Күп һәйкәлләр җир астында калды»
Татарстандагы тарихи шәһәрлекләр турында: «Күп һәйкәлләр җир астында калды»

Татарстандагы тарихи шәһәрлекләр турында: «Күп һәйкәлләр җир астында калды»

Татарстанда Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларына караган күп кенә шәһәрлекләр бар. Барысын да белмәсәк тә, берничәсе турында мәгълүмат алу тарихи белемнәрне арттыру өчен бик файдалы булыр. Тарихчы, археолог Альберт Борһанов Татарстанның археологик һәйкәлләре белән таныштырды.

«Татарстанда археологик яктан бөтенләй өйрәнелмәгән районнар бар»

Татарстанда археологик һәйкәлләр бик күп. Татарстан археологлары казу эшләрен тулы дәрәҗәдә алып бармый әле. Болгар һәм Зөягә күбрәк игътибар бирелә. Татарстанда археологик яктан бөтенләй өйрәнелмәгән районнар бар. Мәсәлән, Югары Ослан, Буа, Чүпрәле, Баулы, Минзәлә, Норлат. Буа районында күп шәһәрчекләр булуы билгеле.

Чирмешән, Яңа Чишмә, Яшел Үзән районнарында өйрәнү эшләре башланды. Арча, Биектау, Әтнә районнары өйрәнелгән булса да, анда яңадан эш башларга кирәк. Археологик яктан Татарстан территориясенең дүрт-биш проценты гына өйрәнелгән әле.

Алтын Урда чорына караган археологик һәйкәлләр бик аз өйрәнелгән. 1950нче еллардан гына моңа күп игътибар бирелә башлады. Алтын Урда чорын өйрәнүдә 1995-2004 елларда Татарстанда үткәрелгән археологик эзләнүләрнең нәтиҗәләре зур әһәмияткә ия.

Тикшеренү объектларының берсе — Биектау районындагы «Иске Казан» музей-тыюлыгы булды. Анда Урмат, Камай шәһәрлекләре һәм урта гасырга караган мөселман зираты бар. Урмат күп чыганакларда авыл буларак кереп калган, тик табылган казылмалар анда шәһәрлек булганын күрсәтә.

Камай шәһәрлеге биектәрәк урнашкан булган. Ныгытмага XIV–XV гасырларда нигез салынган. Александр Горбатый Арча шәһәрлеген яуларга барганда тау башындагы ул шәһәрлекне юкка чыгара.

Кайбер чыганакларда Урмат һәм Камай шәһәрлекләре тирәсендә аномаль күренешләр булуы турында язылган.

«Теләчегә 1560 елда нигез салынган дигән фикер дөрес түгел»

Тикшеренү эшләрен алып баручылар күп еллар Җөри даругасының үзәге булган ныгытманы таба алмадылар. «Даруг» рус телендәге «юл» сүзенә охшаган. Казан ханлыгындагы «районнар» шул юллар белән чикләнгән. Галич, Алат, Арча, Җөри, Ногай даругалары булган. Алат, Арча һәм Җөри аларның үзәкләре булган. Җөри даругасының үзәге Теләче районындагы Иске Җөри авылында булырга мөмкин дигән фаразым бар, чөнки ул тау башында, бик уңайлы урында урнашкан.

Теләче буенча шуны да өстәп әйтәсем килә: аңа 1560 елда нигез салынган дигән фикер бар. Ул дөрес түгел. 1560 елда ул рус шәһәренә әйләнгән. Археологик эзләнүләр нәтиҗәсендә XIV-XVI гасырга караган казылмалар табылды.

Табылган шәһәрлекләр Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорына караган җирлекләрнең Татарстанның төньягында күп булуын раслый.

Татарстанның көнчыгыш районнарын карасак, Яңа Чишмә районында Тубылгытау шәһәрлеге булган. Анда VII–VIII гасырга караган казылмалар табылды. Ул шәһәрлек янгын нәтиҗәсендә юкка чыккан дигән фараз бар. Анда табылган иң кызыклы казылмалар: тимер казан кисәге, тимер балдак, сөңге очы. Тубылгыдан кала да Чишмә елгасы буенда бик күп шәһәрлекләр бар, өйрәнелмәгән генә. Гомумән, Татарстанның көнчыгышында өйрәнәсе җирләр күп.

Тубылгытау исеменең килеп чыгышына шундый аңлатма бар: ныгытма торган тауда тубылгы — болын куагы куе булып үскән, рус телендә аны әле тагын «лабазник» дип тә атыйлар. Ныгытманың исеме дә шуннан килеп чыккан — тубылгы үскән тау.

«Татарларда электән тимер эшкәртү булган»

Тау ягы районнарында Алтын Урда чорына караган урыннар 75тән артык. Мәсәлән, Апас районындагы Танай-Турай, Чүри-Бураш, Шонгат шәһәрлекләре бүгенге көндә авыл булып сакланган, тик юл төзегәндә алар да бераз бозылды. Тәтеш районындагы Урюм, Олы Шәмәк, Олы Тархан, Льяшево шәһәрлекләре сакланган.

Чури-Бураш, Яшел Үзән, Кайбыч районнары чигендә, Гөбнә елгасы янында урнашкан Япанчино шәһәрлегендәге тикшеренүләр бик нәтиҗәле булды. Япанчинода Болгар чорының Алтын Урда белән алмашуы бик ачык күренә. Анда чуен чыгару белән шөгыльләнгәннәр. Чуру-Барыш шәһәрлегендә дә чуен койганнар.

Рус галимнәре татарларда руслар килгәнче тимер эшкәртү булмаган, дип әйтеп киләләр. Бу шәһәрлекләрдә узган тикшеренүләр киресен раслый. Татарларда электән тимер эшкәртү булган.

Археологик яктан өйрәнелмәгән тагын бер район — Әтнә районы. Анда утызга якын зур ныгытмалар бар. Әлкидән өч чакрым ераклыкта урнашкан Нократ шәһәрлеге бар. Ул ныгытма янында бер авыл да булган. Анда казу эшләре алып барганда Болгар чорына караган ныгытма табылды. Ул шәһәрлек аша Болгар-Биләр сәүдә юлы узган.

«Элек археологик карталарга кертелгән күп һәйкәлләр бүген югалган»

Археологик һәйкәлләрне яхшылап өйрәнергә кирәк. Элек археологик карталарга кертелгән күп һәйкәлләр бүген югалган. Мәсәлән, Ютазы районында гына егермегә якыны юкка чыкты. Анда заводлар төзелде, су басу булды — күп һәйкәлләр җир астында калды. Шуның өчен археологик һәйкәлләрне яңадан эзләргә кирәк. Табылганнарын өйрәнүләрне дә дәвам итәсе иде.

Археологик һәйкәлләргә бәйле фәнни эшләрне яңадан өйрәнеп чыгарга кирәк. Система болай эшләргә тиеш: өйрәнү, саклау, торгызу, төзекләндерү һәм халыкка җиткерү. Халыкка ничек җиткерергә? Беренчедән, милли туризмны күтәрергә кирәк. Икенчедән, тәрбия бирү максатыннан балаларны тарихи һәйкәлләр белән таныштырасы иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*