tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәт волонтерлары “Чиста мәчет” акциясенең географиясен киңәйтте
Нәзарәт волонтерлары “Чиста мәчет” акциясенең географиясен киңәйтте

Нәзарәт волонтерлары “Чиста мәчет” акциясенең географиясен киңәйтте

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте волонтёрлары “Чиста мәчет” акциясенең географиясен киңәйтте. Элек өмәләр Казан мәчетләрендә үткәрелсә, үткән ялда, шимбә көнне, мөселман яшьләре активы Биектау районы Шигали авылының “Сөләйман” мәчетендә җыештыру-чистарту эшләрен башкарды.

Яшь егет-кызлар, гадәттәгечә, тәрәзәләрне, стеналарны, идәннәрне юды, тузаннарны сөрттте, чүпләрне түкте. Эпидемиологик вәзгыятьтән чыгып, алар барлык саклану чараларын күреп эшләделәр.

Мәчетләрдә коронавирус таралуны булдырмау максатыннан, әлеге акциянең, чисталыкны тәэмин итү һәм дезинфекция уздыруның әһәмияте тагын да артты.

Чираттагы өмә 1нче июль көнне 09.00 сәгатьтә Казан шәһәренең “Мәрҗани” мәчетендә (Каюм Насыйри урамы, 17) узачак. Волонтерлар дезинфекция үткәрәчәк, махсус чистарту чаралары белән келәмнәр чистартылачак, ишек-тәрәзәләр, баскычлар юылачак. Әлеге изге эштә катнашу өчен волонтерлар чакырыла. Үзең белән 1 чиләк, чүпрәк, губка, сабын алып килү хуплана. Теләк белдерүчеләр нәзарәтнең социаль үсеш бүлегенә шалтыратып (237-86-18) теркәлү уза яки Инстаграм социаль челтәренең @muslimmol аккаунтына яза ала.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*