enrutat
Баш бит / Татарстанның берничә милләтле авылында бар да татарча сөйләшә!
Татарстанның берничә милләтле авылында бар да татарча сөйләшә!

Татарстанның берничә милләтле авылында бар да татарча сөйләшә!

Балтач районында үзгә бер хуҗалык бар: биш авылны берләштергән «Активист» хуҗалыгы ул. Элеккечә әйтсәк, чын интернациональ хуҗалык. Улисьялда – марилар (райондагы бердәнбер мари авылы), Кургем белән Кускемда – удмуртлар, Курамьялда – татарлар, Доргада керәшеннәр яши. Иң мөһиме: барысы да теттереп татарча сөйләшә, марилары татарча газета-журналлар алдыра…

– Дорга элек кенә керәшен авылы иде, хәзер инде катнаш авылга әйләндек. Бездә әллә ничә төрле милләт яши, – ди элекке танышым Лена.

– Катнаш гаиләләр дә күптер инде алайса, – дим.

– Нинди күп булмаган, – ди ул. Һәм санап китә: – Иван – Сәвия, Рәсимә –Петр, Вениамин – Раушания, Фәридә – Юрий, Геннадий – Розалия, Фәния – Валерий, Вячеслав – Нурания… Керәшен белән керәшен кавышканы бик сирәк бездә.

Өлкәнрәкләр арасында да берсе керәшен, берсе мари яки удмурт булган гаиләләр байтак. Шушы хуҗалык эчендәге авыллардан гына түгел, читтән, ераклардан килгән киленнәр дә байтак. Биредә электән шундый сүз йөри: авылга кем килә, шул монда кала. Практикага яки эшкә килгән бер генә кызны да кире җибәрмәгән бу авыл егетләре. Кызганычка, ике төрле диндәгеләр кушылган гаиләләр дә күп (алда санап үтелгән парлар гына түгел). Бу турыда сүз чыккач, биредә: «Дин, бәлки, бездә шуңа да бик көчле түгелдер. Аңа карап авылда тәртипсезләнеп йөрүчеләр дә, гаиләләрен каһәрләп яшәүчеләр дә, ничектер башкаларны гаепләү, гайбәт сөйләү дигән әйбер дә юк. Киленнәргә дә мөнәсәбәт икенче төрле, өлкәннәр белән аңлашып яшиләр. Шуңа да өчәр бала үстерүчеләр шактый. Бер-берсеннән көнләшү дигән нәрсә дә, үлә-бетә байлык артыннан куу да юк. Бөтен кеше бертөрле. Аңа карап, беребез дә начар яшәми. Килгән бер кеше авылыгыз бик матур, бик төзек икән дип китә. Әнә хуҗалык идарәсенең бер бүлмәсендә (ул элек үк ике катлы итеп төзелгән, иркен) авылдашыбыз, үзебезнең стипендиат егетебез Вячеслав Михайлов теш кабинеты ачты. Моннан берничә ел элек укып бетереп, күрше Куныр авылында эшләгән иде. Шул хәзер авылыбызны тирә-якта танытып бетерде инде. Бик булдырып эшли. Әллә кайлардан эзләп киләләр үзен. Мондый авыл барын белми идек, бер бетеп баручы авылдыр инде дип килгән идек дип, күрше районнардан эзләп килүчеләр дә, сокланып, аптырап китәләр», – диләр.

Дөресен әйтим, соңгы елларда гына үземнең дә бу авылда булганым юк иде, заманча яңа йортлар арткан (иске йортларны, каралтыларны сүтеп баралар икән), ике катлы йортлар да балкып утыра, бөтен җирдә чисталык-тәртип, һәр йорт ишегалды чәчәкләр белән тулы…

Әле шундый кызык бер хәл дә була. Авыл хуҗалыгы академиясендә икенче югары белемен алучы Казанда яшәүче ханымның диплом практикасын безнең районда үтәсе килә. Авыл хуҗалыгы идарәсендә, ни сәбәпледер, аңа шушы хуҗалыкны тәкъдим итәләр. Татарча бер сүз белмәсә дә, иии ярата ул Дорганы. Диплом яклагач, күчтәнәчләр алып кайта һәм: «Берәр өй бушаса, миңа әйтерсез әле, пенсиягә чыккач, монда торырга кайтам», – дип китә һәм әле дә авыл белән элемтәсен югалтмый. Дөрес, әлегә буш өйләр юк, әмма чит кешеләрнең авылыбызны якын итүләре бик күңелле, диләр.

Сүзебез бит катнаш диндәге гаиләләр турында иде. «Алар арасында дини мәсьәлә буенча аңлашылмаучанлыклар чыкканы юк. Менә быел зиратны зурайтканда, бер өлешен зур итеп бүлеп, мөселман динендәгеләр өчен билгеләп куйдылар. Ике динне дә хөрмәт итеп яшибез, – дип дәвам итә сүзен Лена. – Христианнар дип тормадык, күптән түгел узган Корбан гаетендә коймагын да пешердек, бер-беребезне котладык та. Алар да безне дини бәйрәмнәрдә котлый. Бездә шулай гадәтләнгән: мәчет-мәдрәсәгә укырга йөрим дигән кешегә беркем сүз әйтми, христиан динендәге ирләре үзләре илтеп куя, барып ала әле.

Һәр авылга үз Борисы кирәк

Килешәсездер: һәр авылның диярлек махсус билгеләп куелмаган, әмма халыкны үз артыннан ияртә ала торган чын лидеры була. Мондый авылны бик бәхетле авыл дияр идем мин. Тормыш та шуны раслый. Дорганың да бар андый кешесе. Борис Андреев ул. Кем белән генә сөйләшсәң дә, ярый әле Борисыбыз бар, диләр. «Борис аны эшләде, Борис моны эшләтте», – диләр.

Башта шофер булып эшләгән Борис, соңрак үзенең кибетен ачкан. Авыл халкын өмәләргә туплаучы да, төп иганәче дә, идея бирүче дә ул. Үзе тәртип яратуы белән аерылып тора, авылда да тәртип булдыру өчен тырыша, диделәр. Авыл старостасы Альберт Иванов белән бергә «кайнаталар» икән авылны. Икесенең дә шәхси тракторлары бар (андыйлар авылда әле тагын бар), авылдагы бөтен төр җир, печән эшләрен шулар башкара, элекке кебек бакча артыннан йөрисе дә юк, диләр. Авылның зираты да, аңа бара торган юлы да ялт иткән, быел үзара салым акчасына авылда парк төзеткәннәр. Янәшәдәге ике хуҗалыкка – бер җирле үзидарә. Ике еллап элек рәис алышынганда үз авылларының данлыклы Егоровларның бер вәкиле Русланны җитәкче итеп сайлата алуларына да бик сөенәләр. Ни дисәң дә, үз кеше үз кеше шул инде.

«Син анда бер кайтып кил әле»…

Авылның тагын бер үзенчәлеге: биредә гомер-гомергә белемгә омтылыш зур булган. Электән югары белемле белгечләргә кытлык булмаган. Барысы да үзебезнеке, диләр. «Алты табиб кына чыкты. Быел тагын ике кызыбыз мәктәпне алтын медальгә тәмамлады, шуларның берсе табиблыкка укырга керде», – дип тә сөенәләр. Дәрәҗәле якташлары да шактый. Шушы авылда туган Залещанский дигән кеше турында соравым булды, бухгалтериядә эшләүчеләр аның гыйбрәтле язмышы турындагы язманы кулыма китереп тә тоттырды. Баксаң, үзен һәм гаиләсен сыендырган бу авыл халкына рәхмәтле булган әни кеше кабат Мәскәүгә киткәч тә, доргалыларны онытмаган. Үлгәндә дә улына: «Син анда бер кайтып кил әле», – дип васыять иткән. Зур дәрәҗәләргә ирешкән Борис Данилович бер түгел, ике кайта Доргага. Шушы авыл балалары укый торган Куныр урта мәктәбенә автобус, Дорга башлангыч мәктәбенә компьютер, телевизор бүләк итә. Әнисен хәтерли торган авыл өлкәннәренә күп итеп күчтәнәчләр дә алып кайта әле. Шуңа күрә доргалылар да, инде мәрхүм булса да, аны онытмыйлар, безнеке дип аның турындагы истәлекләрне саклыйлар икән.

Бар да бар, тик…

Оптимальләштерү көчәйгән елларда авылда гөрләп торган башлангыч мәктәп ябылган. Шуңа гына бик борчылалар биредә. «Балалар да күп, иртә белән Чепьяга, Кунырга ике автобус төяп алып китә, кечкенә балалар да өйгә кичсез кайта алмый. Инде буш торгач, мәктәп бинасы ямьсезләнеп бетте. Башка бөтен әйберебез дә бар: юлыбыз әйбәт, өр-яңа ФАП, бер дигән мәдәният йорты, почта бүлекчәсе, кибет эшләп тора, икенчесе ачылырга җыена. Өч ел элек рәисебез алышынды, яңа кеше яңача эшли башлады, төзелешләр алып барыла, яңа техникалар алына, җитештерү арта, халыкка да бик мәрхәмәтле», – дип, рәисләре Рафил Зәкиевне дә мактап алдылар.

Аларны тыңлый торгач, бу авылны, биредә яшәүчеләрне моңа кадәр бөтенләй белмәгәнмен икән дип уйладым мин. Әле алар бар яктан үрнәк итеп сөйләгән, берсеннән-берсе булдыклы, кызыклы язмышлы кешеләрне, гаиләләрне дә өстәсәмме… Ышанам, бик күбегез мондый авыллар да бар икән, дип сокланыр… Бәлки әле көнләшүчеләр дә табылыр…

Гөлсинә Хәбибуллина

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*