tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кайгынамә!
Кайгынамә!

Кайгынамә!

Татар дөньясы зур югалту кичерә. Бүген татар эстрадасының легендасы, халкыбызның яраткан җырчысы, Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева вафат. Үзенең иҗади эшчәнлеге белән Хәмдүнә Сәетгали кызы татар эстрадасының үсешенә әйтеп бетергесез зур өлеш кертте. Аның башкаруындагы “Җомга”, “Галигә барам әле”, “Гармун моңнары”,  “Картаясы килми һич тә”,  “Җырчы язмышы” һ.б. бик күп җырлар тамашачы күңелендә мәңге сакланыр.

Татарстанның халык артисты Россия төбәкләре, чит илләр буйлап Илһам Шакиров, Эмиль Җәләлетдинов концерт төркемнәрендә иҗат итеп, сәхнәгә аяк атлаган беренче елларыннан ук тамашачы мәхәббәтен яулады. Хәмдүнә Тимергалиеваны җир шары буйлап сибелгән бар татар халкы үз итте. Аның гастрольләрен, зәңгәр экраннар аша чыгышларын көтеп алдылар. Концертларында җырчыны аягүрә басып алкышладылар.Хәмдүнә Тимергалиева кебек легендалар, көчле рухлы кешеләр бик сирәк туа.

Бу зур югалту. Бөтендөнья татар конгрессы легендар җырчының туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Яраткан җырчыбызның авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын.

Бөтендөнья татар конгрессы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*