tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ак Барс» хоккейчылары бер алка да керттермичә җиңү яулады
«Ак Барс» хоккейчылары бер алка да керттермичә җиңү яулады

«Ак Барс» хоккейчылары бер алка да керттермичә җиңү яулады

Кичә «Ак Барс» хоккейчылары «Сочи» командасын 4:0 исәбе белән җиңде. Уен Сочида узды.

11 сентябрь Хельсинкида узасы уен башка вакытка кичектерелде, чөнки «Йокерит» командасы, «Нефтехимик» белән уйнаганнан соң, махсус тикшеренүләр үтәргә тиеш булды. Сәбәбе — «Нефтехимик» командасының 7 уенчысында SARS-CoV-2 вирусы булуына шик туу. Бу хакта Континенталь хоккей лигасының һәм командаларның официаль сайтларында мәгълүмат бирелде. Шулай ук Түбән Кама командасының рәсми сайтында язылганча, яңа тикшерүләрдән соң, «Нефтехимик»та авыручылар юк икәне ачыкланды, хәзер алар да уеннарын дәвам итә.

«Сочи» командасының капкасын Россиянең хоккей Федерациясе президенты, Олимпия уеннары, Дөнья чемпионатлары җиңүчесе, легендар сакчы Владислав Третьякның оныгы Максим Третьяк саклады.

Шулай ук әлеге уенда «Сочи» командасы составында 19 яшьлек Бөгелмә хоккейчысы Әмир Гәрәев, Түбән Кама егетләре Ансель Галимов һәм Сергей Шмелёв бар иде.

Киләсе уенны «Ак Барс» Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс» Башкортстанның «Салават-Юлаев» командасын кабул итәчәк. Матч 17 сентябрь көнне 19:00 сәгатьтә башлана.

Гөлия Хәсбиуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*