tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумына теркәү дәвам итә
“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумына теркәү дәвам итә

“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумына теркәү дәвам итә

Бүген, 29 ноябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XII форумы катнашучыларын теркәү башланып китте. Хәзерге вакытта Россиянең 30дан артык регионыннан һәм 11 чит илдән (Әзербайҗан, Болгария, Казакъстан, Кытай, Кыргызстан, Литва, Үзбәкстан, Төркия, Чехия, Эстония, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) 138 катнашучы теркәлде. Бу минутларда да  килгән татар эшмәкәрләрен теркәү дәвам итә.

Иртәгә, 30 ноябрь көнне, форум катнашучылары “Алабуга” махсус икътисади зонасы базасына юл тотачаклар. Форум кысаларында делегатлар өчен экскурсияләр һәм икътисади зона резидентлары эшчәнлеге белән танышу мөмкинчелеге була. “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы “Алабуга” махсус икътисади зонасысының административ бинасында узачак.  Шулай ук фойеда эре эшмәкәрләрнең продукциясен тәкъдим иткән күргәзмә дә эшлиячәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*