tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның төп музеена – 125 ел!
Татарстанның төп музеена – 125 ел!

Татарстанның төп музеена – 125 ел!

5 нче апрельдә Татарстан Республикасы Милли музее– Россиянең иң эре төбәк музее үзенең 125-еллык юбилеен билгеләп үтә һәм бу вакыйга Татарстан һәм бөтен ил тарихында һәм мәдәниятендә әһәмиятле дата булып тора.

Ул 1895 елда ачылган, Казан шәһәре фәнни-сәнәгать музееннан алып Татарстан Республикасы Милли музее булганчы, мәдәни брендка әйләнеп, озак үсеш юлы үткән.

Аны оештыруның башында Казан университетының күренекле галимнәре – А.А. Штукенберг, Н.П. Загоскин, П.и. Кротов, Н.Ф. Высоцкий, Н.Ф.Катанов, шәһәр башлыгы С. В. Дьяченко, Казан меценатлары һәм хәйриячеләре – О. С. Александрова-Гейнс, И. Ф. Лихачев һәм башкалар тора. Музейның нигезен галим һәм коллекционер А.Ф. Лихачев тупланмасы һәм 1890 елгы фәнни-сәнәгать күргәзмәсе экспонатлары тәшкил итә.

Күп буын Музей хезмәткәрләренең хезмәте нәтиҗәсендә Татарстан һәм аның башкаласының табигый һәм мәдәни-тарихи үсешен, Көнбатыш һәм Көнчыгыш гореф-гадәтләре тиңдәшлеген , Борынгы дөнья цивилизацияләре мирасын комплекслы рәвештә тәкъдим итә торган 940 меңнән артык әйбер – уникаль коллекцияләр тупланган.

Музей тупланмасының киңлеге һәм күптөрлелеге фәнни эшчәнлек алып барырга, зур күргәзмәләр һәм экспозицияләр булдырырга, каталоглар һәм альбомнар, оригиналь сувенир эшләнмәләр чыгарырга мөмкинлек бирә.

Халыкара форумнар, тематик конференцияләр һәм гамәли семинарлар оештырып, яңа музейлар булдырып һәм заманча технологияләр кулланып эшләүче Татарстан Республикасы Милли музее күп еллар дәвамында республиканың абруйлы фәнни һәм методик үзәге булып тора.

Музей һәрвакыт актуаль вакыйгаларга йөз тота һәм яңа музей-белем бирү проектлары һәм программалары – «Татарстан музейлары язы», фестивальләр, музей фольклор бәйрәмнәре һәм конкурслар аша төбәкнең мәдәни мохитен формалаштыруга йогынты ясый.

Профессиональ коллектив, алдынгы фәнни үзәкләр белән хезмәттәшлек итү, Россия һәм дөнья музей берләшмәләре составында актив эшчәнлек алып бару ТР Милли музеена музейлар дөньясында алдынгы позицияләрне саклап калырга мөмкинлек бирә.

Хәзерге вакытта ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган яңа экспозиция төзелә. Музей фонд саклагычын масштаблы реконструкцияләү –күп коллекцияләрне күрсәтү һәм музейга килүчеләрне Фонд һәм реставрация эшләре үзенчәлекләре белән таныштыру мөмкинлеге бирә торган «Ачык фондлар» булдыру планлаштырыла.

Музей мөһим миссияне намус белән үти – республиканың милли байлыгын саклый, җәмгыятьнең яңа буыннарына матди һәм рухи мирасны тапшырып, мәдәни традицияләрне дәвам иттерүдә, белем бирүдә ярдәм итә, Татарстанның тарихын һәм казанышларын чагылдыра.

Татарстан Республикасы Милли музееның туган көнендә аны оештыруга һәм үстерүгә өлеш кертүчеләргә, барлык иҗади башлангычларда һәм проектларда ярдәм итүчеләргә ихлас рәхмәтемне белдерәсем килә.

Туган көнең белән, МУЗЕЕБЫЗ!

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы

Татарстан Республикасы Милли музее

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*