tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәэминә Биктимерова: Башкалабызда бер генә хатын-кызга да һәйкәл куелмаган…
Тәэминә Биктимерова: Башкалабызда бер генә хатын-кызга да һәйкәл куелмаган…

Тәэминә Биктимерова: Башкалабызда бер генә хатын-кызга да һәйкәл куелмаган…

Бүген II Бөтендөнья татар хатын- кызлары съездының пленар утырышы узды. Дөньяның төрле почмакларыннан җыелган 500 делегат инде икенче көнен башкалабыз Казанда кунакта. Кичә алар инде Татар халкының үсеш стратегиясе белән танышты, милли тәрбия бирү алымнарын күрә алды. Бүген ханымнар һәм туташлар Татар дәүләт филармониясе бинасында эшлекле сөйләшүдә катнашты.

Тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе Тәэминә Биктимеровага тарих битләрен яңартып, 1917 елда оештырылган I съезд турында, аны оештыру алшартлары, бу җыенда күтәрелгән проблемалар турында сөйләде. Ул билгеләп узганча, хатын-кызларның ул вакытта җыеннар, съездлар уздыруда тәҗрибәсе булмаса да, ул бик нәтиҗәле үтә. Шулай ук тарихчы шәхес хатын-кызларыбызны барлау һәм аларны таныту мөһимлеге турында да сөйләде.

– Халкыбызны яшәтү, дөньяда тиңе булмаган гореф-гадәтләребезне, югары әхлагыбызны торгызу өчен бердәм тотынырга кирәктер. Безнең халык – дәүләтле халык, шушы мохиттән чыгып киләчәгебезне төзик. Милләтебез киләчәгенә беребез дә битараф калмыйк. Тарихыбызга күз салыйк. Россия дигән ватаныбызда үгиләр хәлендә яшәсәк тә, үз бөеклеген югалтмаган халкыбыз. Бигрәк тә хатын-кызлар. Сугыш елларын гына искә төшерик. Окоп казырга йөргәннәр арасында күпчелек – татар хатын-кызлары, ачлыктан интегеп, урман кисүчеләр – татар хатын-кызлары, Владимир өлкәсеннән алып, Нижний Тагилга кадәр торф чыгарычылар – татар хатын-кызларыбыз… Тик бик кызганыч, боларның берсе хакында да бер генә әдәби әсәр дә язылмаган, – дип сыкранды Тәэминә Биктимерова.

Ул җан әрнеткеч фактларны бик күп китерде. Шәһәребездә бер генә хатын-кызга бер генә һәйкәл дә куелмаган. Композиторыбыз Сара апа Садыйкова рухы моны күптән көтеп ята, дип билгеләде ул. Шулай ук Сөембикә ханбикәбезгә һәйкәл урнаштыру тәкъдимен дә съезд резолюциясенә кертү кирәклеген әйтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*