tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәтештә “Ак калфак”лыларны хөрмәтләделәр
Тәтештә “Ак калфак”лыларны хөрмәтләделәр

Тәтештә “Ак калфак”лыларны хөрмәтләделәр

Шушы көннәрдә Тәтеш районындагы Халыклар дуслыгы йортында “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы киңәшмәгә җыелды.

Чараны Тәтеш районы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова сәламләү сүзләреннән башлап җибәрде һәм 2019 елгы, 2020 елның алты аенда башкарылган эшләр хакында чыгыш ясады.

“Уртак хезмәтебез нәтиҗәсендә районда гореф-гадәтләр, йолалар, төрле файдалы чаралар еш булып торды. Моңа өлкәннәрне һәм яшь буынны да җәлеп итә алдык. Әмма коронавирус пандемиясе белән бәйле күп эшләребез тукталып тора. Алга таба аларны тормышка ашырачакбыз”, – дип билгеләп үтте Рима Гомәр кызы һәм мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләренә, укытучыларга, “Ак калфак” әгъзаларының һәркайсына җылы теләкләрен җиткерде.

Әлеге киңәшмәдә тырыш хезмәтләре өчен бүләкләүләр дә булды. Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

  • Арсланова Сәлимә Сәлах кызы, Тәтештәге гражданнарны яклау көллияте мөгаллимәсе;
  • Сәмигуллина Сания Хәлим кызы, “Тәтеш таңнары” гәҗите мөхәррире-тәрҗемәче;
  • Шәйхетдинова Румия Рәхимҗан кызы, Тәтештәге 1нче урта мәктәп мөгаллимәсе;
  • Зәйнуллина Гөлчәчәк Нариман кызы, күп балалы ана;
  • Шәмсетдинова Рәзидә Әнвәр кызы, Бакырчы урта мәктәбе мөгаллимәсе;
  • Галимова Гөлчәчәк Садертдин кызы, Келәш авылы китапханәчесе;
  • Галиуллова Миңзифа Исмәгыйль кызы, Түбән Тархан авылы клубы мөдире.

Рима Сафиуллова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*