tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәтештә кунакта
Тәтештә кунакта

Тәтештә кунакта

Соңгы вакытта Татарстанның зур шәһәрләрендә ачылган Халыклар дуслыгы йортлары башка төбәкләрдә дә зур кызыксыну уятты. Күп милләтле рус өлкәләрендә мәдәни үзәкләр, дуслык йортлары ачыла башлады. Республикабызның иң уңышлы эшләүче Тәтеш районы халыклар дуслыгы йортында шушы көннәрдә генә Ульяновск өлкәсеннән зур делегация булып китте. Тәтешлеләр күршеләренә Идел буендагы бердәнбер балык музеен, шәһәрнең тарихи урыннарын күрсәттеләр, үзләренә генә хас булган йолаларны чагылдырган “Каз өмәсе”н дә читләтеп узмадылар.

Беренче эш итеп алар районның күп милләтле Жуково авылына килделәр. Шуңа күрә дә җырлы-биюле каршы алу да, өстәлдәге сый-нигъмәтләр дә төрле милләтнеке булуы бер дә гаҗәп түгел иде.

Семберлеләрнең чираттагы тукталышы Тәтеш шәһәре иде. Районда халыклар Дуслыгы йорты  ачылганга әлләни күп вакыт узмаган. Шул кыска гына вакыт аралыгында да байтак эш башкарылган. Мондагы эшне җайга салу, милләтара чараларны оештыру район җитәкчесе Рамис Сафиулловның һәрчак күз уңында тора. Бу хакта дуслык йортында булган очрашуда  аның директоры—горурланып сөйләде. Район башлыгы милли чаралар уздыруга акчасын да кызганмый, вакыт белән дә исәпләшми. Биредә беренче көннән бирле рус, татар, чуваш һәм мордва халыкларының милли-мәдәни үзәкләре эшли.

Районда яшәүче халыкларның ел саен милли бәйрәмнәре зурлап уздырыла. Аларга Мордовия, Чувашиядән иҗат коллективлары, сәнгатъ осталары чакырыла.

“Тәтештәге  халыклар  дуслыгы йорты ул башлап җибәрүчеләргә үрнәк булып тора. Аның эшен авыл-районнарында ничек оештырырга, эшчәнлеген нидән башларга , төрле милләт халкын ничек берләштерергә өйрәтә”, ди Ульяновск өлкәсенең халыклар дуслыгы йорты директоры, Россиянең атказнган мәдәният хезмәткәре Нурия  Туркова.

Идел елгасының биек ярына урнашкан Тәтеш шәһәренә соңгы вакытта туристлар килү күпкә арткан. Аларны кызыксындыру, мавыктыргыч сәяхәтләр оештыру буенча районда комплекслы план эшләнгән. Татарстанда гына түгел, Идел буе төбәкләрендә дә иң беренче “Балык музее” да нәкъ менә Тәтештә ачылачак. Музейдагы барлык экспонатлар да әзер булып, рәсми ачылу җәйгә булса да, кунакларны анда да алып керделәр. “Мондый музей безне әйтеп бетергесез гаҗәпләндерде. Шуңа күрә аны оештыручыларга олы рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә”, Елена Лаковская.

   Борынгы шәһәрдә тарихи урыннарның һәм музейларның күп булуы гаҗәп түгел. Вакыт кысан булса да, кунакларга аларның барысын да  күрсәтеп, Тәтеш төбәгенең тарихы, аның данлыклы шәхесләре белән таныштырдылар.

Көннең икенче яртысында семберлеләрне  Әтрәч авылында көтә иделәр. Февраль ае булса да, әтрәчлеләр кунакларга татарның “Каз өмәсе”н сәхнәдә генә түгел, ә Мәрзия  белән Васыйл Юнысовлар өендә күрсәтергә булганнар.

Ә казлар үстереп, аларны күмәкләшеп йолку, бәйрәм итү татарда борынгыдан калган гадәт.

Бер бүлмәдә өлкәннәр каз йолкысалар, икенчесендә кызлар җырлый-җырлый мендәр тутыра.  Ә  бер почмакта хуҗабикә Мәрзия яшь кызларга каз канатыннан таба майлагыч ясарга өйрәтә. Мәрзиянең өлгерлегенә сокланмый мөмкин түгел-шул арада ул өмәгә килүчеләргә каз маеннан кабартма пешерергә дә тотынган. Ә күршеләре кунакларны сыйларга дип каз турый башлаган. Каз бүлүнең дә үз гадәтләре бар икән.

    Бар да ашыга. Вакыт аз-кызлар казларны юарга дип чишмә буена киттеләр бит. Ара ерак түгел, кайтып та җитәрләр. Монда да сабантуй сыман, ярты авыл җыелган диярсең. Көн суык булса да чишмә янында кемдер җырлый, салкыннан туңучылар бии, янәшәдә генә күмер самовары да җырлап утыра. Кунак аз тора, күп күрә дигәндәй, Сембер кунаклары да  Әтрәчтәге каз өмәсенең үзенчәлекләрен дә күреп өлгергән.

Кунак ашы кара-каршы дигәндәй, семберлеләр тәтешлеләрне язга үзләренә кунакка чакырып мишәр-татарларының бәйрәм йоласын күрсәтергә вәгъдә иттеләр.

 

Ульяновск өлкәсеннән Рамис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*