enrutat
Баш бит / Тәвәккәл таш яра
Тәвәккәл таш яра

Тәвәккәл таш яра

Киләчәгем миңа нәрсә әйтер
Бабам васыятен онытсам,
Кан юлларым булып челтерәгән
Чишмә агышларын онытсам?

Илдар Юзеев

Тормышымда Энҗе Нурмөхәммәт кызы Даутова белән таныштырган язмышыма рәхмәт әйтәм. Очрашкан саен милләтебезнең чын баласы булып, тарихыбызга чиксез хөрмәтен тоеп, халкыбызның коллык дәверендә дә сакланып, үз көнкүрешендә урнашкан матур гореф-гадәтләрен барлап яшәргә тырышканын күреп күңелем рәхәтләнә. Шулай озак яшәргә язсын әле.

Пенза өлкәсе Шелдәис авылында эре җир биләүче алпавыт, меңнәрчә баш хайван асрап яшәгән мулла Дауд Бебиш нәселенең энҗе бөртеге ул Энҗе. Фамилиясен шушы Дауд исеменнән алып, горурланып саклый кыз бала. Чыннан да, нәселгә исемен биргән затлы, зыялы шәхеснең хөрмәт белән искә алырлык хакы бар икән. Тарихыбызга күз салыйк әле.

Мәгълүм булганча, Явыз Иваннан соң Русия империясендә яшәгән урыс булмаган халыкларны рухи изү, көчләп чукындыру сәясәте Петр I заманында яңадан котырынып җәелдерелә башлый. Татар морзалары чукындырыла, динен алыштырганнарга төрле өстенлекләр бирелә, ягъни өч елга салым түләүдән, солдатка алынудан, җинаять кылганнарына җәза бирүдән, бурычларын түләүдән азат итү хакында махсус указлар чыгарыла.

Чукынмаган татарларга карата иң рәхимсез җәза алымнары кулланыла. Идел-Урал арасында, Себердә, Әстерхан, Ырымбур җирләрендә меңләгән мәчетләр җимерелә, ут төртеп яндырыла. Бу вәхшилек белән килешергә теләмәүчеләрнең кайберләре Батырша мулла җитәкчелегендә көрәшкә күтәреләләр, кайберләре мал-мөлкәтен ташлап “патша кулы җитмәгән” җирләргә качып котылырга тырышалар. 1742 елның салкын кыш төнендә Дауд та гаиләсен генә чанага төяп ерак илләргә чыгып китәргә мәҗбүр була һәм хәзерге Әлмәт районының Миңлебай авылына килеп төпләнә. Бу авылда кардәш-ыруы булгандыр дип уйларга бераз мөмкинлек бар, чөнки “Әлмәт таңнары” газетасының “Байлар ягы Миңлебай” дигән мәкаләсендә “XVIII гасырда авыл халкының күпчелек өлешен Бибишев Дауд нәселе тәшкил иткәне дә билгеле” дип язылган (Кара: Әлмәт таңнары. – 19.12.2014).

Моның өстәвенә нәселнең хәзерге буын кешеләре атаклы мәгърифәтче, тарихчы галим, дин белгече, мөхәррир Ризаэтдин Фәхретдин (1859-1936) гаиләсе белән кодалар булганын да горурлык белән искә алалар. Шулай шул, татарлар гаилә корганда төптән уйлап, үз иш кешеләре белән якынлашырга тырышканнар.

Энҗенең әтисе Нурмөхәммәт ага (1895-1987) күренекле галим, җәмәгать эшлеклесе Һади Атласи мәктәбендә белем алган икән. Алган белемнәре аңа I Империалистик сугыш вакытында гаскәри мулла, ә Октябрьдән соң Әлмәт районында укытучы булып эшләргә мөмкинлек биргән. Тырышлык белән, намус белән эшләгән ул, шуңа күрә 1933 елда Кичүчат авылы мәктәбендә мәктәп директоры вазыйфасын да башкара алган. Тик юньле гаиләдә туып, сугыш газапларын үтеп чыккан белемле, затлы кеше хакимияткә ник кирәк? Сталин репрессияләре башлану белән кулга алына Нурмөхәммәт ага. Биш елга төрмәгә дә утыртып куялар. Әйтеп китик, төрмәдән чыккач та Әлмәт якларына кайту тыелган аңа. Сөекле хатыны Якутелҗиһанга да (1897-1988) мәктәптә укытучы булып эшләү мөмкинлеге калмый. Ә кулында дүрт бала (2, 7, 9 яшьтәге ир балалары һәм 9 айлык кыз бала) кала. “Халык дошманы” хатыны Татарстанда яшәү мөмкинлеге беткәч, гаделсезлекнең, мәрхәмәтсезлекнең җиде дәрьясын кичеп, тилмереп казах даласына чыгып китәргә мәҗбүр була. Әмма биредә дә килүен көтеп, чакырып торган кеше юк. Йорт җирсез, эшсез хатын ике кечкенә баласын шулай каңгырып йөргәндә югалта да инде.

Ниһаять, Байҗансай руднигында гаилә яңадан бергә кавыша. 1939 елда кызлары Энҗе туа, яшәргә тагын өмет яңарган кебек була. Тик 1941 елда тагын сугыш башлана. Исән калган ике ир баланың икесен дә фронтка алалар. Нурмөхәммәт, “сәяси ышанычсыз” булганга, Байҗансай шахтасында вагоннар этүче итеп эштә калдырыла. Шахтада бу вакытта свинец рудасы чыгарылган һәм Чимкент заводына җибәрелеп торган.

Байҗансайда яшәүчеләр, төрле милләттән булсалар да күбесе шул “сәяси ышанычсыз”лардан саналганнар инде. Биредә грек, чечен, урыс, украин, татар кешеләрен очратырга мөмкин булган. Җирле казах халкы белән күршеләрчә тыныч, дус яшәгәннәр үзләре.

Сугыштан соң рудникта хәлләр җиңеләя төшкән: мәктәп, китапханә салынган, хастаханә ачылган, яшь белгечләр өчен торак йортлары һ.б. булдырылган.

Энҗе биредә 7 сыйныфны тәмамлый да, сугыштан исән-сау кайтып, Чимкент шәһәрендә урнашкан абыйлары янына бара. Аларда яшәп урта мәктәпне тәмамлый. Әмма әти-әниләрен өзелеп сагынуга чыдый алмаган, кире Байҗансаена кайткан да мәктәптә балалар укыта башлаган. Балаларны гына түгел, казах авылларында йә сугыш елларында, йә мәктәп булмыйча укымый калган өлкәннәрне укытуны да тапшыралар әле аңа. Менә шунда тәвәкәллекнең никадәр кирәк булганын аңлый кыз бала. Мәктәпнең комсоргы булу өстенә никадәр җәмәгать эшләре өелә аның өстенә. “Кыен булгангамы, шулкадәр яраттым эшемне, авылдан-авылга йөрү дә кызык тоела иде. Чөнки төрле авыл, төрле кешеләр. Аларның тормыш хәлләре, тарихлары белән танышу никадәр “гыйлем” өстәде миңа” – дип искә ала Энҗе.

Тормышында үзгәрешләр дә була. Чимкент педагогия институтының читтән торып уку бүлегенә керә, яраткан кешесенә кияүгә чыга. Институтны тәмамлагач яшь гаилә Алмалык шәһәренә күченә. Алмалык – СССРның төсле металлургия үзәге, тормыш итәр өчен уңай шартлар да күбрәк төсле тоелган. 35 ел гомер сизелми дә үткән кебек булган аларга. Нинди генә эшкә тотынмасын, татар халкының хезмәткә нинди зур намус белән караганын күрсәтә алган Энҗе Даутова. 15 ел профессионал техника мәктәпләре системасында эшләгән, матур күрсәткечләргә ирешкән.

Миңа, “яшь коммунист” дип, яшьләр арасында төрле оештыру эшләрен йөклиләр иде. Социалистик ярышлар үткәрү, яшьләрнең ялларын күңелле һәм файдалы итеп уздыру дисеңме, илнең төрле почмакларына экскурсияләр оештыру, яшьләрне ял йортларына путевкалар белән тәэмин итү, туристик походларга чыгып китү һ.б. бу эшләр барысы да йөрәгемә якын эшләр иде. Училищеларда укыган алдынгы яшьләр белән Латвия, Литва, Эстониягә һәм чит илләрдән ГДР, Польша, Чехословакиягә кадәр бардык бит. СССРдагы шәһәрләрдән Мәскәү, Ленинград, Сәмәрканд, Хива, Бохарада булдык. Хәзер шунда алган тәэсирләремнең минутына кадәр сагынып яшим – ди Энҗе.

Менә шул уңышларны “күрә белгән” шәһәр хакимияте. Озакламый аны Ташкент китап сәүдәсенең Алмалыктагы филиалына җитәкче итеп куялар. Билгеле бу эш бөтенләй яңача эшләүне таләп иткән. Кыенлыклар да җитәрлек, ел буена филиал китап сату планын үтәмәгән, башка төр эшләр белән дә иң арттагылардан саналып килгән булган. Энҗе карышып, төрле дәлилләр китереп караса да, җитәкчеләрнең җавабы кыска: “Монда яшәүчеләрнең телләрен беләсез, энергиягез ташып тора, эшләгез” – диләр аңа.

Татар кызы монда да югалып калмый. Башта ни өчен китаплар сатылмауның сәбәбен ачыклый. Эш шунда булган икән – шәһәрдә яшәүче үзбәкләргә үз телләрендә чыккан китаплар булмаган диярлек. Булган китаплар рус телендәгеләр.

Энҗе күрше республикалар, шәһәрләр белән элемтәгә керә. Аларга халык кызыксынган рус әдәби әсәрләрен алып баруны, ә Алмалыкка үзбәк һәм башка телдәге китапларны алып кайтып сатуны оештыра. Бу иренмичә эшләнгән эш тә матур нәтиҗәләргә китерә. Китап сатуда Алмалык филиалы иң алдынгы урынга чыга һәм күчмә Кызыл байрак монда төпләнә.

Бер тынгысыз җан гел тынгысыз инде ул. Шәһәр халкы өчен төрле бәйрәмнәр оештыра башлый Энҗе. Кореялылар өчен милли бәйрәмнәре саналган Яңа ел, татарлар өчен – Сабантуй, кырым татарлары белән Нардуган бәйрәмнәре һ.б. чаралар үткәрелә. Әйтеп китик, бу матур башлангычлар шәһәр халкында хуплап каршы алына. Болар белән генә бетми әле – шәһәр мәктәпләрендә татар сыйныфлары ачыла башлый, үзешчәннәр белән татар-башкорт җыр һәм бию ансамбле “Умырзая” оеша, Ташкенттагы татар иҗтимагый үзәге белән даими элемтәдә торып, чараларны бергәләп оештыру планга керә. Зур вакыйга итеп “Дуслык” җәмгыяте оешуны һәм аның рәисе итеп тә Энҗе Даутова сайланганын санап китәргә кирәктер.

Әмма бу эшләр берсе дә каршылыксыз гына бармый. Энҗене партиянең шәһәр комитетына чакырулар ешая. Бигрәк тә Алмалыкта яшәүче кырым татарларының туган илләренә кайтырга рөхсәт сорап митинглар оештыра башлаган көннәрдә бу хәлләр гел кабатланып тора. Энҗенең кырым татарларының көрәше башында торган Мостафа Җәмилев белән таныш булуы да игътибардан читтә калмавы беленә.

Тыныч кына яшәгән шәһәр дулкынлана, чайкала. Төрек-месхетиннар белән үзбәкләр арасында конфликт килеп чыга. Бу ызгышның кем тарафыннан оештырылганы билгеле булса да, күңелне борчымый калмый. Болар өстәвенә Энҗенең шәхси тормышында борчулар бер-бер артлы булып тора. Биш ел эчендә әтисе, әнисе, абыйсы, ире һәм иң якын дусты үлеп китәләр.

1989 елда туганнары чакыруы буенча балалары һәм оныгы белән Татарстанга кунакка кайта Энҗе. Әлмәттә, Казанда була. Иҗтимагый үзәккә килеп Марат Мөлеков һәм Юныс Камалетдиновлар белән очраша, бергәләп эшләү хакында сөйләшүләр бара.

Ниһаять бу аралашуларның матур нәтиҗәләре күренә. Энҗе Даутова Татар иҗтимагый үзәгенең беренче корылтаенда да һәм беренче чакырыш Бөтендөнья Татар конгрессының съездында да тулы вәкаләтле вәкилә булып катнаша. И, ул көннәр, ул өметләр, дулкынланулар ничек онытылсын! Энҗе хәзер дә кемнәр чыгыш ясаган, кемнәр сәхнәдә, яисә мәйданнарда җырлаган – барысын да бүген күргәндәй сөйли ала.

Шуннан соңгы вакыйгалар куркыныч төш кебек. СССР таркала, халыклар үзләренең тарихи ватаннарына кайтырга омтылалар. Урта Азия республикаларында калырга куркыныч кебек тоела башлый.

Энҗе дә кызы, 3 яшьлек оныгы белән Әлмәткә кайтып төшә. Пропискасыз, тору урыны булмау, эшсезлек – алар кичергәннең бик азы гына әле. Алар кичергәнне ваклап язып тормыйча, ниһаять 2001 елда Казанга килеп төпләнгәннәрен генә язып китик.

Казан! Энҗедән “Ник шулкадәр Казанны яратасың? – дип сорагач, чиксез гаҗәпләнеп каравы исемдә. “Халкымның  бөтен тарихы, изге ташлары – барысы да мине тетрәндерә, Кремльгә барсам илне саклаучыларның тилмереп сыкрануларын ишеткәндәй булам, халкым өчен ни эшли алам? – дип уйламаган көнем бик аздыр” – ди ул. Туган халкымның моңнарыннан аерыла алмаган кешенең хисләре дип кабул итәм сүзләрен. Әмма бу хисләрнең дәвамы азатлык өчен көрәшкә кушылды. Энҗе хәзер дә Иҗтимагый үзәкнең, “Татар мөхите” оешмасының актив әгъзасы, халкыбызның хөрмәтле баласы. Гадилеге, тыйнаклыгы өчен, халыкчанлыгы өчен хөрмәт итәбез аны. Шуны да әйтеп китик, Азатлык көрәшенә ихластан кушылучылар берсе дә дан, шөһрәт, мал артыннан кумадылар бит. Энҗе дә, нәкъ менә шулай, үз халкының сынавын керсез, тирән кичерешләр белән үтте. Бу кичерешләрнең хәзер никадәр тансык булуын, шул шаукымлы чорын үзләре кичергән кешеләр генә тулаем аңлыйлардыр.

Тарих фәннәре кандидаты,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Тәэминә Биктимирова

«ХАЛКЫМ МИНЕМ» газетасы,
2019 ел, март 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*