enrutat
Баш бит / Тәҗрибә: ә син бер атна буе чиста татарча гына сөйләшә аласыңмы?
Тәҗрибә: ә син бер атна буе чиста татарча гына сөйләшә аласыңмы?

Тәҗрибә: ә син бер атна буе чиста татарча гына сөйләшә аласыңмы?

Бер-беребез белән рус телендә генә сөйләшәбез, кирәксә-кирәкмәсә дә, алынма сүзләр кулланабыз. Юкса фикерләребезне үз телебездә дә җиткерә алабыз бит инде. Йогышлы авыру кебек, чит телдә сөйләшү миннән – сиңа, синнән аңа йога да, очрашкан чакта, без, әлбәттә, русча сөйләшәбез. ТУКТА! Җитәр, мин әйтәм, болай булмый. Татарча гына сөйләшеп карыйм әле, килеп чыгармы икән?

Уйладым-уйладым да тәҗрибә үткәреп карарга булдым. Бер атна  буе бары тик татарча гына сөйләшәчәкмен!

Беренче көн

Тәҗрибәмнең тәүге көне бик авыр узды. Мин җөмләләремә алынма сүзләр кыстырып сөйләшергә өйрәнгән. Шуңа, русча бер сүз әйткәннән соң, тәҗрибәм турында кылт итеп искә төшә дә тиз арада яңа гына әйткән җөмләмне татарчага тәрҗемә итеп әйтәм. Сыйныфымда төрле милләт вәкилләре булуга карамастан, мәктәбебездә туган телебезне яхшы өйрәткәнгә күрә, мине бөтенесе дә диярлек аңлады.

Нәтиҗә. Яшермим, кайбер вакытларда, онытылып китеп, русча гына сөйләштем. Беренче көн дәвамында сөйләмемдә  рус телендәге сүзләрне шактый кулланганымны аңладым. Төзәлергә кирәк, Әлфинур!

Икенче көн

Иртә белән торгач, башыма шәп фикер килде. Иии, акыллы да инде үзем, мин әйтәм. Бу тәҗрибәмә дусларымны да җәлеп итәргә уйладым. Максатка ирешү өчен, аны катлаулы тәҗрибәгә түгел, күңелле уенга әйләндерергә кирәк! Дусларым шатланып риза булдылар. Бергә булгач, нәтиҗәгә ирешү күпкә җиңелрәк бирелә. Айгөл хәтта, искә төшмәгән сүзләрнең тәрҗемәсен карар өчен, бу көннәрдә кечкенә генә сүзлек белән йөрде.

Нәтиҗә. XXI гасыр булуга карамастан, басма сүзлекләрне берни дә алыштыра алмый.

Өченче көн

Бүген сырхауханәгә (поликлиника) барасым булды. Юлда чакта: «Әгәр табиб татарча аңламаса, үземне борчыган сорауларымны ничек кенә аңлатырмын? Дөрес дару бирерме?» – дип борчылып беттем. Әмма юкка кайгырганмын! Биредә эшләүче шәфкать туташлары татарча яхшы беләләр икән, миңа кирәкле табибның бүлмәсенә юлны күрсәттеләр. Бәхетемә, табиб та милләттәшебез булып чыкты! И сөендем инде «дөрес дару язачак» дип!

Нәтиҗә. «Табиб, татарча белмичә, башка төрле дару язар» дип алдан кайгырырга кирәкми. Ул татарча белә.

Дүртенче көн

Дусларым белән сәүдә үзәгенә барып кайтырга уйладык. Көне буе татарча гына сөйләшкәч, кичне дә татар теле белән генә тәмамлыйсы килә бит. Бер кәрҗин төрле тәм-томнар җыйгач, кассага юнәлдек. Ышанасызмы-юкмы, кассир апа да татарча белә булып чыкты! Ул безгә пакет тәкъдим иткәч, без: «Юк, кирәкми, рәхмәт!» – диеп җавап кайтарганнан соң, ул да татарча сөйләшә башлады. Менә, шулай итеп, без ул апаны да татарча сөйләшергә илһамландырдык.

Нәтиҗә. Татарча сорасаң, татарча җавап кайтарачаклар!

Бишенче көн

Күчтәнәчләр кыстырып, дусларым белән тыл ветераны янына юл тоттык. Әби кеше – әби кеше инде ул. Безне тәмле милли ризыклар белән сыйлады. Аның белән татарча гына сөйләштек. Әбекәй 90га җитсә дә, яшь кызлар кебек йөри! Аралашкан вакытта рус сүзләрен кыстырмаганга сокланды ул, кызыксына башлады, әмма без тәҗрибәбез турында әйтмәдек, чөнки әби дөрес аңламас дип уйладык. Аның «сезнең кебек яшьләр булгач, татар халкының киләчәге бар» дигән сүзләре күңелебезгә май булып ятты.

Нәтиҗә. Әбекәй безне мактагач, милләтебезнең киләчәге өчен сөенгәч, туган телебездә генә сөйләшү теләге тагын да артты.

Алтынчы көн

Иптәш кызларым белән «Түбәтәй» кафесында тукланып чыгарга  уйладык. Ишекне ачуга ук,  татарча җырларның яңгыравын ишеттек,  милли мохиткә кереп киттек. Туган телдә сөйләшеп, чөкердәшеп чәй эчтек. Бу тәҗрибәмнең иң җиңел узган көне булды!

Нәтиҗә. Сөйләм телебез әйләнә-тирәбездәге мохиткә бәйле. Татар теле, татар җырлары яңгырап торган җирдә, үзеннән-үзе татарча сөйләшәсең.

Җиденче көн

Бу көн китапханәдә узды. Китапларны тәртипкә китерү белән шөгыльләндек. Никтер иртәдән күңелне моңсулык биләп алды, әллә тәҗрибәмнең соңгы көне булганга инде? Тик юкка борчылам! Тәҗрибә тәмамланды дип кенә татарча сөйләшүдән туктамыйбыз бит инде!

Нәтиҗә. Башкаларга ярарга тырышам дип, үз телеңдә сөйләшүдән тыелып калма!

Гомуми нәтиҗә. Татарча гына сөйләшкән көннәрдә шуны аңладым: туган телебезне саклау һәрберебезнең үзеннән тора икән бит. Ана телебездә аралашсак, аны өйрәнсәк, ул яшәр һәм үсәр. Шуны онытмагыз: туган телебез – безгә тапшырылган әманәт.

Әлфинур Әхмәтшина

yalkyn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*