tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театрында Әнәс Галиуллинны соңгы юлга озаттылар
Тинчурин театрында Әнәс Галиуллинны соңгы юлга озаттылар

Тинчурин театрында Әнәс Галиуллинны соңгы юлга озаттылар

Бүген, 12 мартта, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстанның халык артисты Әнәс ага Галиуллин белән хушлаштылар. Олуг артистны соңгы юлга озатырга якыннары, туганнары, хезмәттәшләре, дуслары һәм күпсанлы тамашачылары килгән иде. Матәм чарасында шулай ук Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм аның беренче урынбасары Эльвира Камалова катнашты.

“Әнәс Галиуллин республиканың театр җәмәгатьчелегендә, хезмәттәшләре арасында зур абруй казанган, гомере буе театрга һәм актерлык сәнгатенә тугры булган зур шәхес иде. Талантлы артистның якты истәлеге йөрәкләребездә мәңге сакланыр”, – диде Эльвира Камалова һәм театр коллективына, мәрхүмнең гаиләсенә кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов Әнәс Галиуллиның сәхнәгә, театр дөньясына җаны-тәне белән бирелгән шәхес, үз эшенең остасы булуыннан тыш, игелекле, яхшы күңелле кеше булуын билгеләп үтте.

“Якты дөньядан киткән хезмәттәшләребезне, артистларыбызны искә алу, аларның каберләрен чистарту, матурлау эшләрендә Әнәс абый һәрчак башлап йөрүчеләрдән булды. Менә бүген үзен дә соңгы юлга озатабыз. Урының оҗмахта булсын, Әнәс абый! Без сине онытмабыз!” – диде ул.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова исә Әнәс Галиуллин белән якташлар булуын, бер мәктәптә белем алуларын һәм гомер буе бер театрда хезмәт куюларын билгеләп узды. “ 1963 нче елдан бирле, без аның белән кулга-кул тотынышып эшләдек. Кышкы салкыннарда, көзге пычракта арба-чаналарда, трактор әрҗәләрендә селкенеп, авылдан авылга йөреп спектакльләр куйдык, халыкка хезмәт иттек. Әнәс театрыбызны биналы итүгә дә үзеннән зур өлеш керткән артистларыбызның берсе иде. Ул иҗат иткән образлар, аның осталыгы, сәнгатькә мәхәббәте – боларның барысы да яшь буын артистларыбызга үрнәк булырлык”, – дип сөйләде ул.

Матәм чарасында шулай ук Татарстанның халык артистлары Ләлә Миңнуллина, Хәлим Җәләй, Әсхәт Хисмәтов, Россия мәдәният

хезмәткәрләре профсоюзының татар республика оешмасы рәисе Альбина Сабитова һ.б.лар мәрхүм турында хатирә уртаклашты.

Әнәс Сәгыйдулла улы Галиуллин бүген Казанның Самосырово бистәсендәге Әл-Мәрҗәни мәчете карамагындагы мөселман зиратында җирләнде.

Олпат артистыбызның, яраткан хезмәттәшебезнең якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр.

К.Тинчурин исемендәге

Татар дәүләт драма һәм комедия

театры матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*