tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «TMTV» татар музыкаль премиясен тапшыру тантанасы онлайн форматта уздырылачак
«TMTV» татар музыкаль премиясен тапшыру тантанасы онлайн форматта уздырылачак

«TMTV» татар музыкаль премиясен тапшыру тантанасы онлайн форматта уздырылачак

5 апрель көнне «Пирамида» күңел ачу үзәгендә Татарстан республикасы тарихындагы иң көтелгән вакыйгаларның берсе – «TMTV» татар музыкаль премиясен тапшыруның V Еллык тантанасы узарга тиеш иде. «TMTV» телеканалы 2019 елның 35 иң яхшы җырына статуэткалар тапшырачак дип планлаштырылган иде. Ләкин яңа коронавирус инфекциясе таралу һәм Татарстан Республикасының 2020 елның 30 мартында кабул ителгән «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны чикләү чаралары турындагы» 234 нче номерлы карары нигезендә концерт эшчәнлекләрен оештыру туктатылды, концерт 2020 елның 20 августына күчерелде. Пандемия сәбәпле, республика халкы өчен катлаулы икътисади вазгыять урнашуын исәпкә алып, «Барс Медиа» компаниясе җитәкчелеге, билетлар сатудан баш тартып, масштаблы заманча эстрада музыкасы, ут һәм декорацияләр бәйрәмен онлайн режимда уздыру карарын кабул итте. Шулай итеп, теләгән һәркем грандиоз музыка вакыйгасының катнашучысы була ала.

Динә Гәрәева, җаваплылыгы чикләнгән «Барс-Рекордс» җәмгыятенең үсеш һәм инновацияләр буенча директоры:
– Без тамашачыларның онлайн концертларны бик теләп каравын аңладык, бигрәк тә яраткан артистларны берьюлы күрү мөмкинлеге булганда. Тамашачы концертны кайда, кем белән карау мөмкинлеген үзе хәл итә, бу аңа ошый. Сүзсез генә ләззәтләнү, кушылып җырлау яисә хәтта кушылып бию мөмкинлеге дә бар дигән сүз бу. Концерт залында һәрвакыт чын-чынлап иркенәеп булмый, чөнки анда үз-үзеңне тотуның билгеле бер кагыйдәләре бар. Ә монда тулы ирек. «TMTV» премиясен on-line форматка күчергәндә, без нәкъ менә шуны уйлап эш иттек. Кешеләргә ирек бүләк итү һәм Премияне һәркем өчен үтемле итү. Максималь сандагы тамашачыларыбызның, безнең татар эстрадасын яратучыларның илнең теләсә кайсы почмагында елның төп музыкаль вакыйгасын күреп ләззәтләнүен теләдек. Популяр музыка яратучыларны элеккегечә татар эстрадасының «топ» чарты артистлары чыгышлары, сценография, ультразаманча ут һәм визуаль бизәлеш, сыйфатлы тавыш, матур куелыш һәм, әлбәттә, яраткан хитлары көтә.

Яраткан башкаручыгыз өчен тавыш бирү телеканал сайтында 25 июльгә кадәр дәвам итте, ә яраткан артистларыгызны бүләкләү тантанасын 20 август көнне 17 сәгатьтә «ТМТВ» телеканалы эфирында һәм Youtube каналында карый аласыз.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*