tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тольятти Сабан туе һәм “телсез күкеләр”ебез…
Тольятти Сабан туе һәм “телсез күкеләр”ебез…

Тольятти Сабан туе һәм “телсез күкеләр”ебез…

Бу өлкәбездә үткәрелгән быелгы Сабан туйларының иң соңгысы булгандыр. Югый­сә, Тольяттида милли бәй­рәмнәребезне гел, берен­челәрдән булып, шәһәр көне белән бергә уздыру гадәткә кереп киткән иде инде. Ә бу юлы, Ураза ае һәм башка җитди сәбәпләр аркасында Сабан туен шулай июль ахырына калдырырга туры килгән.

Тольяттига (“Ставрополь на Волге”) 281 ел тулуга багышлап, 31нче тапкыр уздырылучы Сабан туе белән халыкны сәхнәдән шәһәрнең татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рәүф Кирасиров, шәһәр округы башлыгы Сергей Асташев, өлкә администрациясе департаментының милләтләр һәм дини кон­фессияләр сәя­сәте идарәсе җитәкчесе Надежда Осипова (ул өлкә башлыгы Дми­трий Азаровның тәбрикләвен халыкка җит­керде), Татар­станның Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илдар Таҗетдинов (ул да Рес­пуб­лика президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикләү хатын укыды), Самара Губерна Думасы рәисенең беренче урынбасары Екатерина Кузьмичева, Тольятти шәһәр Думасы рәисе Дмитрий Мигель, шәһәрнең имам-мөхтәсибе Ислам хәзрәт Гомәров һәм башкалар тәбрикләделәр.

Сабан туе әләмен күтәрү хокукы сугыш һәм хезмәт ветера­ны, шәһәрнең танылган кешесе 90 яшьлек Гакыйль ага Фәи­зовка бирелде. Әләмне кү­тәр­гәннән соң ике сәхнәдә кон­церт программасы, төрле мәй­дан­чыкларда милли уеннар, спорт ярышлары башланып китте.

Быелгы Сабан туеның иң кызыклы, яхшы итеп оештырылган чарасы — ул ат чабышлары булгандыр. Башта яшь кызлар тамашачыларга кечкенә пони атларында төрле трюклар күрсәттеләр, ә ике җайдак кыз “Яулыкны кем тота?” дип аталган ярышта катнаштылар.

Аннан соң ат чабышла­ры башланды. Быел ул тольят­тилыларның атаклы якташлары, сугыш һәм хезмәт ветераны, Социалистик хезмәт Герое, мәрхүм Әхмәт Гыйбадулла улы Әхмәровка багышланган иде. Бу турыда халыкка бәйгенең баш судьясы Рифкать Низамов һәм алып баручы Валерий Мальков җиткерделәр.

Ярышта алты чабышкы катнашты. Беренче булып финишка 2 мең метр араны (ике әйләнешне) үтеп, Татар Выселкие авылындагы Рифкать Низамовның крестьян-фермер хуҗалыгының Посланник кушаматлы атында Альбина Хә­бибуллина килде. Икенче урынны Август кушаматлы атта Ягодное авылыннан (хуҗасы Хәмзәтов) Виктория Сәлахова алды, ә өченче урынга Гидрант кушаматлы атта Анна Берий чыкты.

Шунысын да әйтергә кирәк, үткән елларда чабышларда җайдаклар булып кызлар гына катнашкан булса, быел биш кыз арасында бер егет — Ян Петров та бар иде.

Бүләкләр дә үзенчәлекле бул­ды. Рифкать Низамовның крестьян-фермер хуҗалыгы рулон­нарга прессланган сыйфатлы болын печәне әзерләгән. Икешәр мең сумлык 5 рулоны — беренче урын алган атка, 3се — икенче, 2се — өченче урыннар өчен бирелде.

– Малкайлар рәхәтләнеп ризыклансыннар, — диде махсус медальләр белән бүләкләрне җиңүчеләргә тапшырганда бәй­генең баш судьясы һәм спонсоры Рифкать Низамов. Берәр рулон печән шулай ук чабышта катнашкан һәр атка да бирелде әле. Бүләкләрне шунда ук КАМАЗ машинасына төяп, хуҗаларына илтеп тапшырдылар. Ат чабышларын быелгы Сабан туеның уңышы дип атарга да ярыйдыр.

Концерт программаларында Тольяттиның татар милли-мәдәни автономиясе каршында эшләүче “Идел” җыр һәм бию ансамбле кызлары бик матур чыгыш ясадылар. Быел Самарада уздырылган балалар һәм яшүсмерләрнең “Мирас”, Тольяттида “Язлар моңы” фестивальләрендә катнашып, призлы урыннар алган Диләрә Усманова, Карина Вәлиева, Алинә Шәрипова, Алсу Камалова, Алсу Галәмгирова кебек яшь кызларның җыр-биюләре халыкка аеруча нык ошады. Ә инде Хәтиҗә Гыйниятова, Мәсгут Хәйбуллин кебек ветеран җырчыларның чыгышы алкышларга күмелде. Яраталар, сагыналар, онытмыйлар икән әле аларны шәһәрдә!

Татарстанның Балык Бис­тәсе районыннан Сабан туена кунакка килгән үзешчәннәр дә бер сәгать ярым дәвамында чыгыш ясадылар.

Ә менә милли уеннар мәйданчыкларында артык зур ажиотаж күзәтелмәде. Озын багана башына бер-ике кеше мендеме икән? Кечкенә балалар гына бауга эленгән төрле уенчыкларны кайчы белән кисеп әле озак мәш килделәр.

Көрәш мәйданында да башка еллардагыча зур күтәренке­лек сизелмәде. Дөрес, төрле үлчәү авырлыкларында көч сынашуда яшүсмерләр дә, ир-атлар да шактый күп катнашты катнашуын. Биредә милли көрәш белән күптән инде ныклап шөгыльләнәләр. Бәлки, элеккеге еллардагы кебек бүләккә мәйдан уртасына куелган автомобиль, башка кыйммәтле приз­лар күренмәгәнгә дәрәҗәле көрәшчеләр азрак булгандыр. Шулай да, Тольятти Сабан туе быел да батырларсыз калмады. 80 килограммлы үлчәүдә беренче урынны өлкәбезнең танылган көрәшчесе — Самарадан Җәмил Шәмсетдинов алды. 100 килограммнан артыграк авырлыктагы көрәшчеләр арасында Тольяттиның соңгы Сабан туйларында һәрвакыт катнашучы Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәре пәһлеваны Сергей Павликка тиңнәр табылмады.

Ә быелгы Сабан туеның абсолют батыры исемен 100 килограмм авырлыкта җиңүче булган Тольятти егете Джумакан Мамеков яулады (аны татар көрәшенә әзерләүче тренер — Руслан Денеулов). Ул финалда Җәмил Шәмсетдинов белән көрәште.

Үз үлчәүләрендә батыр калучыларга акчалата бүләкләр, медальләр һәм грамоталар, ә абсолют батырга Сабан туеның төп бүләге — сарык тәкәсе (аны бу юлы шәһәр округы администрациясе әзерләгән иде) һәм Татарстанның Балык Бистәсе муниципаль районы администрациясеннән зур телевизор тапшырылды.

Халыкта “дөя дә бүләк, инә дә бүләк” дигән әйтем бар бит. Шуңа күрә бүләкнең кыйм­мәтлегенә түгел, аның дә­рәҗәлегенә кара дияргә ки­рәктер.

Шунысы бераз борчыды, көрәш мәйданы янында болай да аз тамашачы, зур сәхнәдә заманыбызның популяр автор-башкаручысы, композитор да, җырчы да, биюче дә, сүз остасы да, әле күптән түгел генә Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исемгә ия булган, күрше Нурлат районы егете Фирдүс Тямаев чыгыш ясый башлагач, бөтенләйгә диярлек таралып бетте.

Мин үзем, башка еллардагыча, бу юлы да халыкны “Бердәмлек” газетасына язылырга өндәп утырдым. Үткән Сабан туйларында бары ике-өч кенә кеше газетабызга язылган булса, быел бу сан бишкә җитте. Тик аларның да берсе Самарадан иде. Ә өлкән яшьтәге күптәнге танышым Ибраһим ага: «Газетага сине, баш редактор буларак, башыңдагы ак чәчләреңне хөрмәт йөзеннән генә язылдым», — диде. Ә менә Елховка районының Тупли авылында туып-үскән Гөлфия ханым Мостафина “Бердәмлек”не чыга башлаган беренче көннән алып, өенә яздырып укып бара икән. Безнең басмадан тыш, әле Казаннан “Акчарлак”ны, Самарадан “Социальная газета»ны да алдыра. Мең рәхмәт үзенә! Ә “Бердәмлег”ебезне 40 мең татар яшәгән Тольяттида әлегә нибары 59 кеше генә өенә яздырып ала.

Бүген Сабан туенда тама­шачының аз булуына да татарлар арасында мас­сакүләм мәгълүмат чаралары белән, андагы хәбәрләр белән кы­зык­сынучыларның булмавы сәбәпче түгелме икән? Татар­лар өчен шәһәрдә интернет сайтларлар да, социаль челтәрләрдә эшләүче төр­кемнәр дә юк дәрәҗәсендә диярлек. Ә тиешле мәгълүмат булмагач, халык барсын да кайдан белсен?!

Бәлки, мин бу теманы артык урынсыз куертамдыр. Бу көнне шәһәрдә яңа пенсия реформасына, пенсия яшен арттыруга каршы митинг та уздырылган диделәр. Татарларның күбе шунда да киткәндер. Тормышның матди ягы, җыр-биюгә караганда, күпкә мөһим­рәк шул.

Тольятти шәһәрендә яшәү­че милләттәшләребез якын киләчәктә шулай “телсез күкеләр”гә әйләнеп бетәрләр микәнни? Менә тагын шундый борчулы уй-фикерләр белән кайттым мин быелгы Сабан туеннан.

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.

«Бердәмлек».

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*