tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсе татар телеэкраны йолдызы юбилеен каршы алды
Төмән өлкәсе татар телеэкраны йолдызы юбилеен каршы алды

Төмән өлкәсе татар телеэкраны йолдызы юбилеен каршы алды

Төмән өлкәсендә 26 ел буе чыгып килә торган “Очрашулар” телетапшыруы мөхәррире һәм алып баручы Гөлсинә Ниязова январь аенда 60 еллык юбилеен каршы алды, үткән ел ахырында гына аңа күп еллык хезмәте һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашуы өчен “Россиянең эшлекле хатын-кызы” Бөтенрусия бәйгесенең Мактаулы дипломын, премиясен тапшырдылар.  

Г__лсин__ Ниязова 2“Себер тарихында “Ак таплар” фестиваленең 4 тапкыр лауреаты һәм дипломанты, Таллиндагы халыкара фестиваль дипломанты, Болгариядә үткән “Алтын тартма», Германиянең “Pri Futura Berlin” халыкара телевизион фестивальләре дипломанты, бөтенроссия “ТЭФИ” телевизион бәйгесендә катнашучы һәм башка дистәләгән конкурс-фестивальләрдә җиңү яулаган, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булган өлкәбезнең татар телеэкраны йолдызы, телетамашачының яраткан “Очрашулар” тапшыруын 26 ел буе әйдәп килүче Гөлсинә Ниязовага 60 яшь тулды. Шул уңайдан аның белән үткәннәрне барлап, киләчәккә күз салып алырга булдык. Телеэфирда җәелеп китә алмыйсың, ул кыска, ачык җөмләләр таләп итә. Бер уйласаң, 25 минутлык тапшыруда нәрсә күрсәтеп була инде, ә Гөлсинә ханым анда берничә чараны сыйдыра, төп идеясен ачып бирә белә. Экран артындагы мәшәкатьләр халыкка күренми, алар аның үзенә генә билгеле, әлбәттә. Менә шундый “телеҗаваплар” белән сөйләшүнең барышы сизелми дә калды.

– Гөлсинә апа, үткән тормышка күз салып, аңа берникадәр нәтиҗә ясап карыйк әле. Бу дөньяга тудырган әти-әниегезгә лаек кыз булып үскәнме сез, алар сезнең белән горурлана аламы?

– Үзең турында сөйләү килешми инде ул. Алай да миңа дөньяны аңларга өйрәткән, акыллы, тырыш булуы белән хөрмәт казанган, мулла баласы булганы өчен ГУЛАГ лагерьларында михнәт чиккән, аннары да “кара сакалы” артыннан ияреп йөргән әтием турында әйтми булдыра алмыйм. Мин аның бердәнбер кызы идем. Сугыштан соң ул 4 бала белән тол калган әниемә өйләнеп, соңыннан мин туганмын. Төмән шәһәрендә татар рухы, гореф-гадәтләре белән тәрбияләнеп үскәнмен. Әтиемнең мине укытасы, зур кеше итәсе килә иде. Мин  мәктәптән соң Мәскәү халыкара мөнәсәбәтләр институтына укырга керергә бардым әле. Дипломат һәм министр балалары укыган уку йортына аяк басып, кабул итү имтиханнарын тапшырып йөрүем – үзе зур батырлык. Әлбәттә, конкурстан үтмәдем, Төмәнгә кайттым да, кияүгә чыктым. Үзебезнең университетның филология факультетын тәмамладым, һәм бер дә үкенмим. 

Мин әтиемнең артык сүз әйтергә дә куркып йөрүләрен, гел аңа “халык дошманы” итеп карауларын күреп газаплана идем. Әтиемнең хыялын тормышка ашырдым, башта кандидатлык диссертациясен уңышлы якласам, соңыннанрак фәннәр докторы исемен алуга да ирештем. Әтием 75 яшькәчә җитеп, күп еллар элек үлеп китте, минем уңышларга бик сөенер иде.

Чираттагы чарада– 20 елдан артык гомерегезне “Очрашулар”га багышладыгыз, халыкны хөрмәтләдегез, ул үзегезне дә яратты. Эшегездә зур исем-бүләкләргә лаек булдыгыз. Үткәннәрне үзгәртә алсагыз, нинди үзгәрешләр кертер идегез?

– Үткәннәрне үзгәртү Алла эше инде ул, анысы безнең хәлдән килә торган түгел. Алай да татар тормышында активрак булуыбызны, сүз боткасы ясап утырудан эшкә керешүебезне теләр идем. Ничә еллар буе эшебез сөйләүдән узмый. 

– Чит илләргә күп бардыгыз, бигрәк тә Төркиянең себер татарлары яшәгән авылында якташларыбызны очрату күңелегездә тирән хисләр калдыргандыр…

– Минем өчен күп еллар элек туган якларыннан киткән, төрек-инглиз теле тирәлегендә яшәгән якташларымның туган телләрен саклап калулары бер могҗиза булды. Монда авылда туып-үсеп, шәһәрдә яшәгән, татар телендә бер авыз да сүз белмәгән милләттәшләремне искә төшердем, алар өчен бик оялдым. Аларның аз гына да милләтенә горурлыгы юк микән дигән уй гел башымнан китмәде.

– Сез булган илләрне санарга бармаклар җитмәс: Камбодж, Вьетнам, Германия, Болгария һ.б. Берәр чит илдә калу теләге тумадымы?

– Юк, мин үз себеремдә, халкым арасында яшәргә телим. Чит илләрдә эш буенча элемтәләр булдырам, коллега-дусларым күп.  

– Эшегез  юл йөрү белән бәйле, сезне сагынып көткән гаиләгезнең ярдәме зурдыр, очучы хатыны да булып, ике кыз да тәрбияләп үстерәсе бер дә җиңел түгелдер?

– Әлбәттә, гаиләң сине аңламаса андый эшләрне башкарып чыгып булмас иде. Иремнең, әниемнең булышлыгы белән генә ерып чыга идем аларны. Ирем – беренче киңәшчем иде. Миңа бит сценариен да үземә язарга, операторга да аңлатырга, режиссер да булырга, фон, тавыш сайларга да туры килә. Бер тапшыруны әзерләр өчен иртәнге тугыздан кичке унга кадәр монтажда утырырга кирәк, бөртекләп киләсе программаны әзерлисең. Ярты сәгатьлек тапшыру өчен кимендә өч мәртәбә монтажларга кирәк. Үз эшемне энә белән кое казу кебек тоям мин.

Хезм__те югары б__ял__н__– Әле яңа гына оешкан татар журналистлары клубы турында ни әйтерсез?

– Өлкәдә дистәләгән татар матбугаты эшли, клубның оешуы урынлы дип уйлыйм. Төмәндә татар журналистларының традицияләрен саклау ягыннан да файдалы. «Очрашулар»га 26 ел булса, быел «Дусларга сукмак»” радиотапшыруының да эфирга чыгуына – 26,  «Яңарыш» өлкә татар газетасының бастырыла башлавына да 25 ел тула. Беренчедән, шактый гына бай тәҗрибә туплаган журналистларыбыз бар, яшьләр алардан өйрәнә ала; икенчедән, без дә алар арасында алмаш таба алабыз.

– Сез бүген зәңгәр экран йолдызы гына түгел, ә галимә дә бит әле. Үзегезнең еллар буе туплаган тәҗрибәгезне яшь буынга төшендерәсез.

– Мине Төмән дәүләт университетының журналистика факультетына башта лекция укып карарга гына чакырганнар иде, аннары күңелләренә хуш килдем ахрысы, монда эшли башладым, доктор дәрәҗәсенә ирештем. Хәзер тележурналистика үзенчәлекләрен өйрәтәм, аның милләтара мөнәсәбәтләр белән бәйле бүлеге дә бар. Шул уңайдан, үткән ел Казанда хатын-кызларның беренче халыкара конгрессында да булып кайттым. Бу арада журналистика факультетының магистратурасын оештыру турында кайгыртып йөрибез. 

– Эшегез иҗади, авыр, гел яңалык кертергә, эзләнергә кирәк. Җәмәгать эшлеклесе, әни-әби вазифагыз да бар бит әле?

–  Уку турында әйтәсе юк инде, ул гадәти шөгыль кебек. Әкренләп үткәннәрне барлый, истәлекләр яза башладым. Архивымны кадерләп саклаган идем, алар берничә папкага тупланган. Тагын оныкларымны аякка бастырып, мөстәкыйль тормыш юлына озату бурычымны үтәргә тырышам. Әби буларак, әлегә аларны мәктәпкә йөртәм, каршы алам, белем серләрен бергәләп төшенәбез.

– Ял да эш белән бергә үрелеп башкарыла икән сезнең, Гөлсинә апа. 

Сез һәрвакыт горур, шул ук вакытта һәркемне тигез күреп сөйләшәсез. Һәрвакыт күркәм, матур булып кала беләсез.

– Бигрәк тә төрле яктан уңган гаиләләрдә булырга яратам. Мин тапшыру әзерләр алдыннан ул кеше турында мәгълүмат җыям, аның бер кызыклы ягын табарга тырышам. Ул аның үзенә дә әйбәт, тамашачыга да карыйсы рәхәт. Башкасы табигатьтән киләдер инде. Беркайчан да ачык кием белән экранга чыкмыйм, татар булуымны бервакытта да онытмыйм. Киемнәрдән җиңел, уңайлысын сайлыйм. Татар халык ашларын бик яратсам да, бервакытта да үземнең хатын-кыз булуымны онытмаска омтылам. Хатын-кыз һәрвакыт үзен карап, саклап йөрергә тиеш.

– Рәхмәт, Гөлсинә апа. Сүзебезнең ахырында сезне күркәм юбилеегыз белән тәбриклибез. Фәнни һәм иҗади эшегездә уңышлар, безне, милләтегезне сөендереп, тагын да югары үрләр яулавыгызны телибез.

Гөлнур Вәлиева, «Яңарыш” газетасы

Төмән

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*