tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсендә әбиләр ярышты
Төмән өлкәсендә әбиләр ярышты

Төмән өлкәсендә әбиләр ярышты

Төмән татар мәдәният үзәгендә “Искиткеч әбиләр-2019” бәйгесе узды. Быелгы катнашучылар, чыннан да, искиткеч әбиләр булып чыктылар. Гомумән, безнең татар әбиләренә сокланып туймаслык. Алар тегәләр, чигәләр, бәйлиләр, оныкларын карыйлар, җырларга, биергә дисәң дә сынатмыйлар. Инде татар милли ашларын пешерүдә аларга тиңнәр юк. Бәйгедә катнашучыларыбыз итле бәлеш, балык эртниге, кош теле, вак чия бәлешләре, бавырсак һәм башкаларны әзерләп китергәннәр. Шулай ук каршыдагы өстәлләрдә кул эшләре күргәзмәсен карап йөрдек. Алар бик матурлар, әбиләребезнең барлык күңел җылылыкларын биреп эшләгән эшләренә таң калырлык.

Бәйгедә катнашучылар төрле номинацияләр буенча урыннар яуладылар. Быелгы бәйгедә 1 нче, 2 нче, 3 нче урыннар булмавы куандырды. Катнашучыларның алтысы да 1 нче урынга лаек булганда ни эшләргә? Бу жюридагылар өчен иң кыены, мөгаен, беркемне дә үпкәләтәсе килми бит.

Жюридагылар – Төмән татар мәдәният үзәгенең татар теле укытучысы Гөлфара Гарипова, җәмәгать эшлеклесе Рифкать Насыйбуллин һәм мин. Әбиләр сәхнә артында әзерләнгәнче, мәдәният үзәгенең “Аккош” бию ансамбле, “Әпипә” уен кораллары ансамбльләре, биюче кыз Гүзәл Речапова һәм җырчы кыз Лилия Шәрипова тамашачыларның күңелләрен күтәреп матур чыгышлар ясадылар.

Бәйрәмне үзәк хезмәткәре Зөлфинә Минибаева һәм вокал төркеменең җырчысы Ангелина Азеян алып бардылар. Наҗия Низамова – “Иң сәләтле әби”, Рауза Захарова – “Иң уңган әби”, Җәмилә Рамазанова – “Иң кайгыртучан әби”, Мәрьям Зөлбохарова – “Гореф-гадәтләрне саклаучы әби”, Гашия Василевская – “Татар халык түбәтәйләре остасы”, Наҗия Хәмидуллина – “Татар халык костюмнары остасы” номинацияләре буенча барысы да беренче урыннарны яуладылар.

Бәйгедә катнашучыларның тормыш юллары искитәрлек кызыклы. Алар “Күңел һәрвакыт яшь” ярышның этабында үзләре турында сөйләделәр. Шулай ук “Күңелле балачакны саклаучылар” һәм “Әбиемнең тәмле ашлары” конкурсларында катнашып, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Һәркем үз номинациясе буенча җиңгәч, барлык катнашучылар да канәгать калдылар. Жюрида утыручыларга да урыннар билгеләве авыр булмады.

Бу бәйгедә ярдәм итүче спонсорлар: “Дуслык” кулинариясе, Түбән Тәүде районының “Молоко” җитештерүче компаниясе һәм татар концертларын оештыручы Фәрит Хәкимов. Ул җиңүчеләргә Әбри Хәбриев концертына билетлар бүләк итте. Тамашачы да бу юлы байтак кына җыелып, актив катнаштылар. Матур, кояшлы яз көнендә, салкын кыштан соң, әбиләребез яшәреп, илһамланып, дөнья ямьлелегенә тагын бер кат инанып, күтәренке кәефләр белән кайтып киттеләр.

Наилә САФИУЛЛИНА.

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*