tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсендә “ТатЛеди” клубы эшли башлаган
Төмән өлкәсендә “ТатЛеди” клубы эшли башлаган

Төмән өлкәсендә “ТатЛеди” клубы эшли башлаган

Әлеге клуб Юлия Касыймова һәм Юлия Мирхәйдәрова, Ләйсән Усманова, Рузалия Нуруллина, Рузилә Илчигулова, Земфира Хәмидуллина, Әлфия Дәүлиева һәм Динә Рамазанова катнашында беренче адымнарын башлап җибәргән. Клубка татар халкының мәдәнияте, тарихы белән кызыксынган һәркемне чакыралар.

“Чын татар өчен стиль һәм имидж – гармонияле һәм максатчан шәхес формалаштыруның мөһим өлеше икәнлеген истә тотып, ел ахырында “RivaStudio”да гардероб, стиль турында мастер-класс үткәрелде, – дип сөйләде Ләйсән Усманова.

“Быел Төмәндәге “Хәят” рестораны шеф-пешекчесе ярдәмендә татарның өстәл бизәге – бәлеш пешерү серләренә дә төшендек”, – диде ул.

Хатын-кызлар клубы гүзәл затларны татар мәдәниятенә тарту, аларны берләштерү максатын күз алдында тотса да, әниләр, балалар өчен дә төрле чаралар планлаштыра.

Хәзер “Мин Әни” конкурсы старт ала. Конкурс кысаларында мастер-класслар да, тренинглар да, кызыклы шәхесләр белән очрашулар да каралган.

Элвина Корбанова

ural.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*