tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркиядә татар язучысы Хәсән Туфанга багышланган флешмоб башланган
Төркиядә татар язучысы Хәсән Туфанга багышланган флешмоб башланган

Төркиядә татар язучысы Хәсән Туфанга багышланган флешмоб башланган

Төркиядә #ХәсәнТуфанга120 #HesenTufana120 флешмобына старт бирелгән. Бу хакта  Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова хәбәр итте.

«Анкарада Төркия язучылар берлеге оешмасында төрки дөнья шагыйрьләре очрашты, алар туган телләрендә шигырьләр укыды. Татарстанны Анкарада яшәүче татар кызы, филолог, язучы, тәрҗемәче Роза Корбан тәкъдим итте. Ул 120 яшь юбилее уңаеннан Хәсән Туфанның тормыш юлы белән таныштырды һәм „Агыла да болыт агыла“ шигырен сөйләде», – диде ул.

Аның сүзләренчә, шул уңайдан Төркиядә #ХәсәнТуфанга120 #HesenTufana120 флешмобы башланган. «2020 ел дәвамында Төркия университетларында Туфанны искә алу чаралары уздыру планлаштыра», – дип сөйләде Айгөл Зара Кәбирова.

Чарада Төркия язучылар берлегенең коручысы Мехмет Доган да булган. «Азәрбайҗан исеменнән Türksoy координаторы Barış Cavit катнашты, үз шигырен сөйләде», — диде ул.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*