tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә “Кайран себер телгенәм” шигърият кичәсе узды
Төмәндә “Кайран себер телгенәм” шигърият кичәсе узды

Төмәндә “Кайран себер телгенәм” шигърият кичәсе узды

20нче февраль көнне Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә өлкә себер татар язучылары берләшмәсе оештырган “Кайран себер телгенәм” дигән шигърият кичәсе узды.

Кырынкүл авылы, Каскара бистәсе һәм шәһәрдән җыелышып килгән кунакларны өлкә себер татар язучылары берләшмәсе җитәкчесе Клара Кучковская сәламләде. Ул өлкә себер татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Фәүсия Марганова белән Вагай районы мохтарияте рәисе Фәрхәт Шаморадовның язучылар берләшмәсенә кабул ителгәннәрен әйтеп, аларга тантаналы рәвештә таныклык тапшырды. Филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин җирле шагыйрьләренең себер татар телендә бастырылган китаплары белән таныштырып, берничә шигырьне укып та ишеттерде.

Нәфис сүз осталарына чират җиткәч, алар бер-бер артлы Клара Кучковская, Галия Абайдуллина, Сәгыйть Сагитов, Мөнирә Хөснетдинованың себер татар телендә язылган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Шигырь яратучылар арасында укучылар булуы аеруча сөендерде.

Чарага нәтиҗә ясап, Клара Кучковская, Хәлил Вагайлы тамашачыларны үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар һәм берничә шигырьләрен дә тәкъдим иттеләр. Максим Сагидуллин Галия Абайдуллинаның “Үс көйөмнө сусып пағам” дигән китабына тирән анализ ясады. Оештыручылар килүчеләргә һәм татар мәдәният үзәгенә рәхмәтләрен белдерде.

Рәүфә Кангазина

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*